16+

1 апрельдән әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы башлана

Кыш китәргә ашыкмаса да, яз үзенекен итә. Кар эрегәннән соң, тирә-юнь чүп-чарга күмелеп кала. Моны күздә тотып, ел саен язгы өмәләр уздыралар. Быел әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы 1 апрельдән башланып китәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы матбугат үзәге.

Кыш китәргә ашыкмаса да, яз үзенекен итә. Кар эрегәннән соң, тирә-юнь чүп-чарга күмелеп кала. Моны күздә тотып, ел саен язгы өмәләр уздыралар. Быел әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы 1 апрельдән башланып китәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы матбугат үзәге.

Санитар икеайлык кысаларында район һәм шәһәр территорияләрендәге чүп-чарны җыештырачаклар, балалар мәйданчыкларын, ишегалларын, йорт фасадларын, юлларны рәткә китерәчәкләр, шулай ук светофор баганаларын, рәшәткәләрне, тукталышларны буярга ниятлиләр. Быел парк, скверларны яшелләндерүгә, мәгариф һәм мәдәният объектларын төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Язгы өмәдә теләгән һәркем катнаша ала. Бу мөһим эшкә шәхси хуҗалыклар, күп катлы йортларда яшәүчеләр дә кушылыр дип көтелә. Чисталык үзебездән башлана ләбаса.
Казан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев:
– Әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгында катнашырга теләгән кеше инициатив төркем дә төзи ала, җыештырыр өчен шәһәрнең теләсә кайсы кишәрлеген сайлап алырга мөмкин. Өмә өчен кирәкле тырма, капчык кебек инвентарьларны алу өчен, теркәлү урыны буенча район хакимиятенә, идарәче компанияләргә яки Казанның тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә була, – диде.
Һава торышының еш үзгәреп торуы белән бәйле гомумшәһәр шимбә өмәсен уздыру көне әлегә төгәл билгеләнмәгән. Язгы өмәдә Казанда 160 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading