16+

1 сентябрьгә чәчәк бәйләмен сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Әти-әниләр балаларын мәктәпкә җыендырып бетерде дияргә була, форма-костюмнар, дәфтәр-ручкалар алынган, портфельләр тутырылган, 1 сентябрьгә кадәр алынасы әйберләр исемлегендә нибары бер генә пункт калган – чәчәк бәйләме.

1 сентябрьгә чәчәк бәйләмен сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Әти-әниләр балаларын мәктәпкә җыендырып бетерде дияргә була, форма-костюмнар, дәфтәр-ручкалар алынган, портфельләр тутырылган, 1 сентябрьгә кадәр алынасы әйберләр исемлегендә нибары бер генә пункт калган – чәчәк бәйләме.

Беренче сыйныфка баручылар исә чәчәкләрне үзенә бер дулкынлану белән сайлый. Улын беренче тапкыр мәктәпкә озатырга җыенучы «Татар радиосы» алып баручысы Гөлназ Сәфәрова да кичә генә инстаграм битенә чәчәк бәйләменә заказ бирүен хәбәр итеп, бөтен кеше: «Сез әзерме?» – дип сорый, ничек соң ул әзер булу? «Букетка да заказ бирмәдеңмени әле?!» – дип аптырады дус кызым. Чәчәк бетмәс әле дип йөри идем, «Заказларны алдан биреп эшләтсәң, яхшырак икән», – дип язып куйган ул. Шунда ук аңа җаваплар да килә башлады. Берсе: «Шундый кыйммәтле букет бүләк итүне һич аңламыйм. Мин әбиләрдән алам. Алар да бераз акча эшли, миңа да кыйммәткә төшми», – дип язса, икенчесе: «Әле ярый шәһәрдә тормыйбыз... бу кыйммәтле букетлар өсте-өстенә укытучыга бирелгәндә, хәтерендә дә калмый торгандыр, бер-ике көннән чүплеккә атыла торган кирәкмәс чәчәк бәйләмнәре аласым юк», – дип сырлаган. 

Чынлап та, авыл мәктәпләрендә укырга баручылар алай мәшәкатьләнми икән. Апас районыннан Зилия ханым, бакчада да хәзер әллә нинди матур чәчәкләр үсә, шуны гына җыеп керәбез, ди. 

Хезмәттәшебез Зөһрә Садыйкованың да улы Рамазан быел беренче сыйныфка бара. 
– Мәктәптә ата-аналар җыелышы вакытында, чәчәк алып килмәгез, аңа дигән акчаны мәктәптә укучы авыру балага җыеп тапшырырбыз, диделәр. Мәктәптә бу гадәт традициягә кергән икән. Беренче сыйныфка чәчәксез барып булмый, аны һичшиксез алачакбыз. Авыру балага да өлеш чыгарабыз, – ди ул. 

Мәскәү базарына барып, чәчәк бәяләре белән кызыксынып кайттык. Үз бакчасында үстергән чәчәкләрен Наилә апа 150 сумнан башлап сата. Хризантеманың бөре төре булган жемчужница, кремлевская звезда дигәннәре – 150 сум, гладиолусы – 500 сум. Чәчәк киоскларында 1 сентябрьгә чәчәк бәяләрен арттырмаячакларын әйттеләр. Букетлар 500-700 сумнан башлана. Аңа өч роза яки хризантема ботагы кергән. Бер хризантема ботагын 150 сумга да бирәләр. 

– Чәчәкнең төрле бәядәгесен алалар, 5 мең сумлыкка да заказ биргәннәре бар. Букетны малайларга зәңгәр яки яшел төстәгесен сайлыйлар. Чәчәкне бит укытучыга бирәсе, нишләп сары яки алсу төсләрне сайламыйлардыр инде, ел да шуңа аптырыйбыз, – ди Альмирә. 

Сатучылар бер көн алдан сатып алырга киңәш итә, 1 сентябрьгә сайланганнан калганнары гына кала, диләр алар. 

«Богородские розы» компаниясе директоры Азат Мортазин сүзләренчә, теплицаларында егерме төрле чәчәк үстерелә һәм аларның кибетләрдә бәясе 499 сумнан башлап. 
– Чәчәкне 31 августта кичтән дә, 1се көнне иртән дә алалар. Алдан ук заказ биреп тә куярга була, алай иткәндә, күңелең тыныч, – дип үз киңәшләрен бирә ул. 

Татьяна Котова, флорист:
– Букет артык авыр һәм зур булырга тиеш түгел. Аны озаклап күтәреп торып, баланың кулы арый. Озын чәчәкләр дә уңайсыз, ул баланың йөзен каплап тора. Иң яхшысы – диаметры 25-27 см булган бәйләм, ул кәләш букетыннан чак кына зуррак булырга тиеш. Чәчәкне артык катлаулы итеп зур кәгазьгә дә төрмәгез, гади генә булсын. Аны баланың үзе белән сайларга тырышыгыз, ул бүләк итәсе бәйләм бит.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading