Шәһри Казан

160 мең гарәп ШҮРӘЛЕсе яки Көнчыгышта Тукайны танытучы

Габдулла Тукайның «Шүрәле»се гарәп дөньясында да популярлыкка иреште. Әсәрне тәрҗемә иткән шагыйрь, журналист, танылган «Әл-Гарәби» журналы мөхәррире Әшрәф Әбү әл-Йәзид - үзе дә бөек татар шагыйре шигъриятенә мөкиббән китүчеләрдән. Татар сәнгать һәм мәдәният әһелләре белән тыгыз элемтәдә торган Йәзид республиканың зур мәдәни чараларын калдырмый. Шуларның берсендә без Әшрәф әфәнде белән...

- Әшрәф әфәнде, Көнчыгышта бүген татар мәдәниятен таныйлармы?
- Бүгенге көндә Татарстан һәм аның мәдәнияте күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктыртыла. Татар халкы турындагы язмалар гарәп газеталары һәм журналларында дөнья күрә, ләкин танытылу күбрәк телевидение аша бара. Бу өлкәдә гарәпчә хәбәр биргән «Русия әл-Йәүм» (Русия Бүген) каналының роле аеруча зур. Гарәп дөньясы аның аша Русиядә яшәгән халыклар тормышы белән танышып бара. Республикада зур вакыйгалар булганда, без аның турында ишетмичә калмыйбыз. Мисал өчен, Татарстан Президентына Король Фәйсал исемендәге бүләк тапшырылган иде. Гарәп матбугаты һәм телеканаллары республика турында күп мәгълүмат бирде. 6 ел элек бу хәбәрне ишеткәч, Татарстан белән кызыксына башладым, аннан соң үзем дә килдем. Сәфәрем Сабан туе көннәренә һәм башка мәдәни чараларга туры килде. Бу татар халкын яхшырак таный башлавыма ярдәм итте.
- «Шүрәле»не гарәпчәгә тәрҗемә итү фикере каян килде?
- Татарстаннан мин бик күп китап алып кайттым. Кайберсен сатып алдым, кайберсен бүләк иттеләр. Шулар арасында Шүрәле турында да китап бар иде. Кызганычка, «Шүрәле»нең гарәпчәгә тәрҗемәсе бик яхшы түгел, анда лексик һәм грамматик хаталар күп иде. Ә минем «Шүрәле» әсәрен гарәп халкына танытасы килде. Шуңа күрә, ул хаталарны төзәтергә теләдем.
Соңыннан Тукай турында күбрәк укыдым. Аның шәхесе һәм шигърияте, татар фольклорына нигезләнгән «Шүрәле» әсәренең татар халкы өчен никадәр әһәмиятле булуын белдем. Минемчә, ул шундый җиңел генә язылган бер әсәр булса да, анда халыкның рухына якын булган мотивлар бар. Әле бит «Шүрәле» Тукайның антропология өлкәсендә яхшы белгеч булуын да күрсәтә. Аның үсемлекләр исемнәрен никадәр төгәллек белән шәрехләвенә игътибар итегез. Шагыйрьнең әйләнә-тирә мохит белән кызыксынуы, аңа күп әһәмият бирүе, аны документлаштырып калдырырга теләве ачыктан-ачык күренә. Бу миңа бик кызык тоелды.
- «Шүрәле»нең Сез тәрҗемә иткән гарәп версиясе гарәп укучысында нинди фикерләр калдырды?
- Минем нәшерем тәүге тапкыр татар шагыйренең тәрҗемәсен бастырган иде. Шуңа күрә, дөресен генә әйтим, Тукай шигъриятен минем кебек якын итүче, ошатучы булмагандыр. Хәтта миңа «Шүрәле»нең гарәпчәсен кыскартып кына нәшер итәргә дә тәкъдим иттеләр. Ләкин мин әсәрнең бөтен килеш нәшер ителүенә ирештем. Чөнки бу китап якынча 22 илдә яшәгән 160 мең гарәп баласының кулына барып ирешәчәк иде. Бу әле «Шүрәле»нең гарәпчә генә түгел, гомумән алганда, мондый зур күләмдә беренче тапкыр басылуы түгелме икән?! Безнең нәшрият өчен дә бу бик зур күләм. Шагыйрьләрнең әсәрләрен йөзләгән, меңләгән данә белән бастырганыбыз бар. Ә бу бит 160 мең! Минемчә, бу Тукайның дәрәҗәсен күрсәтә. Әле «Шүрәле»нең гарәпчәсе, «әл-Гарәби» журналының балалар версиясендә аерым китапчык буларак басылып, 130 мең тираж белән таралды.
- Сез Габдулла Тукайны яхшылап өйрәндегез. Сезнеңчә, әлеге бөек әдипкә бүген җитәрлек игътибар һәм әһәмият биреләме?
- Мин Татарстан халкының Тукайга бик зур әһәмият биргәнен күрдем. Бу рәсми яссылыкта гына түгел, халык дәрәҗәсендә дә шулай. Балаларга кадәр шагыйрьгә багышлап рәсемнәр ясаганнар, кул эшләре әзерләгәннәр, төрле күргәзмәләр оештырганнар. Ләкин, миңа калса, телевидение һәм матбугат аша Тукай турында тагын да күбрәк мәгълүмат таратып, аның әһәмиятен халыкка тагын да киңрәк җиткереп булыр иде. Мондый дәрәҗәдәге шагыйрь туган көнендә генә искә алынырга тиеш түгел. Аның шигырьләре мәктәпләрдә кече яшьтән үк ятланырга, аларны белү буенча барлык уку йортларында ярышлар уздырылырга тиеш.
Дөньяда бөек әдипләргә багышланган зур мәдәни һәм фәнни үзәкләр бар. Мисал өчен, бик күп дәүләтләрдә Гете исемендәге алман мәдәният үзәге, Сервантес исемендәге испан мәдәни үзәге бар. Нигә шундый ук рәвештә гарәп илләрендә яки башка дәүләтләрнең башкалаларында Габдулла Тукай исемендәге мәдәни үзәк яки фәнни институт булдырмаска? Моның турында уйланырга кирәк.
- Татарстанга инде беренче тапкыр килүегез түгел. Республика Сезгә кайсы яклары белән ошады?
- Татарстанның табигате бик нык ошады. Шулай ук бүгенгә кадәр аякта калган тарихи архитектура истәлекләре миңа көчле тәэсир итте. Алар күпмедер дәрәҗәдә татар мәдәниятенең өлеше булып торалар һәм аны тәкъдим итәләр. Татар халкы саклап килгән гореф-гадәтләргә хәйран калдым. Мисал өчен, Сабан туе кебек бәйрәмнәр. Аларны саклау һәм аларга тугры калу бик мөһим, чөнки алар халыкны чит илләрдә дә таныту өчен яхшы чара булып тора.
- Сез үзегез, Татарстан турында кызыксыну белән генә чикләнмичә, аны гарәп дөньясында танытырга да тырышасыз. Тәрҗемәләр ясыйсыз, газета-журналларга татар халкы, әдипләре турында мәкаләләр язасыз. Мондый теләк Сезгә каян килә?
- Без бу дөньяда бергә яшибез, бер-беребезне танырга тиешбез. Танылырга лаек булган халыклар һәм мәдәниятләр арасында күперләр корырга кирәк дип ышанам мин. Телевидениедә алып барган тапшыруым да шуңа багышланган. «Башка» дип аталган тапшыруымда мин гарәп тамашачысын башка мәдәниятләр белән таныштырырга тырышам. Тормышымның максатларыннан да берсе шул. Мин мисырлы, ләкин үземне Дөнья ватандашы итеп хис итәм.
- Татар һәм гарәп халыклары арасында уртак һәм мөһим бер нокта бар - дин. Дин - мәдәният чыганакларының да берсе. Шуңа күрә, татар һәм гарәп халыклары бер-берсенә тагын да якынрак булырга тиештер, шулай уйламыйсызмы?
- Килешәм. Дин - бик мөһим фактор. Безнең халыкларыбыз арасында уртак гореф-гадәтләр, охшаш тарих сәхифәләре бар. Ләкин үткән белән генә түгел бит, киләчәгебезне дә кайгыртырга кирәк. Киләчәкне тагын да ныклырак дуслык-татулык эчендә уздырырга кирәк.
- Сез «Алтын мөнбәр» фестиваленә дә кунак буларак килгән идегез. Фестивальдән нинди тәэсирләр калды?
- Әлеге фестиваль Татарстан өчен бик зур чара. Ул татар мәдәниятен дөнья аренасында танытырга ярдәм итте. Аеруча татар һәм гарәп халыкларының бер-берсе белән якынрак танышуына өлеш кертте. Минемчә, «Алтын мөнбәр» кебек чаралар күбрәк булырга тиеш.
- Татар әдәбиятын гарәпчәгә тәрҗемә итүне дәвам итәчәксезме?
- Әйе, инде планлаштырган әсәрләрем дә бар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: