16+

2 градуска кадәр җылытырга мөмкин

Әле кар, әле буран. Быелгы кыш шулай истә калыр мөгаен. Бураннар тынырга да өлгермәде, Татарстанга көнчыгыштан яңа циклон якынлаша.

2 градуска кадәр җылытырга мөмкин

Әле кар, әле буран. Быелгы кыш шулай истә калыр мөгаен. Бураннар тынырга да өлгермәде, Татарстанга көнчыгыштан яңа циклон якынлаша.

Нәтиҗәдә, җылытачак. Һава температурасы 2 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бүген, 17 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран көтелә. Юлларда бозлавык саклана. Буран алдагы ике көндә дә тынмас ахры. Синоптиклар фаразларына караганда, 18 февральдә 2-7 градус суык булачак. Кар явачак. Урыны белән җил, буран. Мондый һава торышы гадәттә, сизгер кешеләргә тискәре тәэсир итә. Кан басымы уйнарга, баш авыртырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading