16+

Рөстәм Миңнеханов: «2020 елга Мөслим авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерлар рәтендә булырга тиеш»

Кырда эш кайный. Игенчеләр коры һава торышыннан файдаланып урып-җыю эшләрен төгәлләргә ашыга. Һәр көн, һәр сәгать кадерле. Мөслим районында урып-җыю эшләре 96 процентка башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов: «2020 елга Мөслим авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерлар рәтендә булырга тиеш»

Кырда эш кайный. Игенчеләр коры һава торышыннан файдаланып урып-җыю эшләрен төгәлләргә ашыга. Һәр көн, һәр сәгать кадерле. Мөслим районында урып-җыю эшләре 96 процентка башкарылган.

Уңыш зарланырлык түгел - гектарыннан 25 центнер. Мөслимлеләр барлыгы 106,6 мең тонна ашлык суктырганнар. Мөслимдәге кыр эшләре белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракцисе әгъзасы Ринат Хайров танышып кайтты.
Татарстан аграр сәясәтенең комплекслы рәвештә алып барылуы республикага авыл хуҗалыгы тармагында ышанычлы рәвештә лидерлар рәтендә калырга ярдәм итә. Республикада соңгы биш ел эчендә коры һава торышы күзәтелүгә карамастан, үсемлекчелек буенча республика югары потенциалны саклап кала алды. Үсемлекчелек продукцияләре җитештерү күрсәткечләре буенча республика төбәкләр арасында бишенче урында тора. Республика үз халкын азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе күрше төбәкләргә дә чыгарыла.

Агросәнәгать өлкәсенең үсеш алуы нәтиҗәсендә Идел буе федераль округында һәм Россиядә минималь азык-төлек кәрҗине иң очсызы булып кала бирә. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагы җитештергән продукцияне сатудан район бюджетына быелның җиде ае эчендә 517 миллион сумнан артык акча кергән. 2013 елдан бирле районда планлы рәвештә техниканы яңарту эшләре алып барыла. Бу максатларда урып-җыю, ашлык суктыру өчен яңа техника сатып алынган.

Рөстәм Миңнеханов кыр хезмәтчәннәренә активрак булырга өндәде.
- Мөслим районының потенциалы зур. Әмма ул ахыргача ачылып бетмәгән. Сез күп күрсәткечләр буенча алдынгылыкка чыга аласыз. Без исә үз чиратыбызда, ярдәм күрсәтәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент район җитәкчелеге алдына 2020 елга Мөслим авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр арасында иң алдынгы ун лидер исемлегенә керергә тиеш дигән бурыч куйды. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы машина төзелеше өлкәсендә көндәшлеккә сәләтле икәнен дә искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading