Шәһри Казан

30 елдан соң – яңа тормыш

Мәктәпләрдә капиталь ремонт дәвам итә

КАЗАН
Казанда быел 26 мәктәптә капиталь ремонт ясала. Мәскәү районында Короленко урамындагы 34 нче мәктәптә дә эш кайный.
- Бу бина 1976 елгы инде. Мин коллективны җитәкли башлаганга да инде 30 ел узган. Бинаның тузуына бик борчыла идек, төзекләндерү исемлегенә кертелгәне өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт укып туймыйбыз. Яңа бина яңа тормыш бит ул, - ди директор Лидия Габелева.
Биредә эшчеләр инде тәрәзәләрне алмаштырырга, суүткәргеч системасын яңартырга өлгергән, хәзер ишекләр кую һәм иң җитди мәсьәлә - түбә катламын алмаштыру белән мәшгульләр.
Мәктәп бинасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар каралмаган булган, капиталь ремонт барышында әлеге таләпләр исәпкә дә алына.
Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә Казанда быелгы исемлектәге мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 124 миллион сум акча җитеп бетмәячәге турында әйтелгән иде. Финанс чыганаклары 34нче мәктәптә дә санаулы.
- Бюджеттан тыш ярдәмчеләрегез бармы соң? -дип сорыйм җитәкчедән.
- Шөкер, ул яктан күңелебез тыныч, - диде әңгәмәдәшем. - Киров һәм Мәскәү районы хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов мәктәбебезгә теләктәшлек күрсәтә. Шәһәр Думасы депутаты Олег Ключенков - даими иганәчебез. «Тандем» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Зарифов мәктәпнең спорт залын яңартырга ышандырды. Ата-аналар ихластан булышалар.
Мәктәп коллективы үзе дә җиң сызганып эшли. Кем дивар буйый, кем тәрәзә юа, каникул чорында хезмәт күнекмәсе узучы өлкән сыйныф укучыларына да вак-төяк эш җитәрлек. Ремонтны август урталарына кадәр тәмамларга ниятлиләр.
Сүз уңаеннан
Республикада «Үз мәктәбеңә булыш!» акциясе дә киң колач алды. Әлеге акция кысаларында эшмәкәрләр, эре предприятиеләр җитәкчеләре, гомумән, теләгән кеше үз мәктәбенә матди-техник ярдәм күрсәтә ала. 2014 елның беренче ярты еллыгында Казан меценатлары башкала мәктәпләренә 2 миллион сумнан артык ярдәм күрсәткән. Алар арасында аерым кабинетларны ремонтлаучылар, мәктәп ишегалдын төзекләндерүчеләр, өстәл-
урындыклар алып бирүчеләр бар. Мәсәлән, 32 нче мәктәп һәм 122 нче гимназиядә исә шундый киң күңелле кешеләр ярдәме белән иң яхшы укытучылар һәм алдынгы укучыларга премияләр булдырганнар.
«Үз мәктәбеңә булыш» акциясе 2013 елда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килгән иде. Ул елны бу акциядә 2 меңнән артык хәйрияче катнашты, алар барлыгы 135 миллион сумлык ярдәм күрсәтте.


Дамир БӘДРИЕВ

Реклама


ӘГЕРҖЕ
Ике ел рәттән республиканың «Иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән, районда да 2013 елда «Ел мәктәбе» исемен яулаган Әгерҗе районының Кадыбаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара.
- 1982 елда төзелгән мәктәптә косметик ремонт уздырылса да, канализация, җылылык системасы, тәрәзәләрнең бик тузган булуы үзәкләргә үткән иде инде. Дүрт авылдан 100гә якын укучы белем алучы мәктәпнең хәзер икенче яшьлеген кичерүенә без бик шат, - ди мәктәп директоры Фәния Рәшитова.
Чынлап та, алтын кул- лы төзүчеләр һәр эшне зур осталык белән башкаралар. Ремонт 15 мартта ук башланган. Осталар ул чакта тышкы яктагы эшләрне башкарганнар, каникул башлангач эчкә күчкәннәр. 104 пластик тәрәзә куелган, бәдрәф, запас чыгу юллары ясалган, кайбер кабинетларның ишекләрен алыштырырга өлгергәннәр.
- Иң куркынычы тәрәзәләр иде. Кысалары череп беткән, тәрәзә төбендәге кирпечләр коела. Күптән түгел давылда әле алыштырырга өлгермәгән тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп коелды. Менә хәзер бернинди мәхшәр дә куркыныч булмаячак безгә. Әнә ничек җиренә җиткереп эшлиләр төзүчеләр. Эшләгән урыннарын да һәрчак үзләре чистартып куялар. Берәр кимчелекләрен күрсәк, шунда ук төзәтәләр, - ди директор.
Спортзал түбәсен алыштыручы төзүчеләрнең бер генә минутка да ялга туктарга исәпләре юк, ахры. Көннәр матур, кояшлы булганда, эшне кызу тоталар. Вакытка да сыешырга кирәк бит әле. Аннан спортзалның идәнен алыштырырга керешәчәкләр.
- Ремонт эшләренә сигез миллион сум акча бирелде. Әле моңа электр эшләре кермәгән. Капиталь ремонт төгәлләнгәннән соң, анысын алыштырырга да ярдәм булыр дип өметләнәбез. Чөнки 32 ел элек төзелгән мәктәпнең электрүткәргечләре нык тузган, - ди Фәния Рәшитова.
Ремонтны Тигран Агаджанян җитәкләгән төзелеш оешмасы башкара. Киң күңелле җитәкче мәктәп эченә косметик ремонт уздыру өчен дә ярдәм итәчәген белдергән. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә дә буш кул белән килмәгән ул. Шөкер, шундый алтын йөрәкле кешеләр бар.
Быел Кадыбаш мәктәбен тугыз укучы тәмамлады. «Агро-Кама» ширкәте җитәкчесе Илгиз Салихов һәр чыгарылыш сыйныф укучысына - планшетлар, ә Тигран Агаджанян мәктәпкә принтер бүләк иткән.
Темага
Капиталь ремонт программасы республикада инде өченче ел гамәлдә. Ике ел эчендә 30 елдан күбрәк хезмәт иткән 63 мәктәп төзекләндерелгән, бу программага кертелгән мәктәпләрнең 47 процентын тәшкил итә. Казанда яше утыздан артык биналар саны барлык мәктәпләрнең 78 процентын тәшкил итә. Быел шундый 25 мәктәпкә (26 бина) капиталь ремонт ясала.


Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: