Шәһри Казан

303 татарстанлы аттестатсыз калырга мөмкин

2012 ел БДИның төп дулкыны нәтиҗәләре буенча, илдә 25 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы аттестатсыз калырга мөмкин. Аларның 303е - татарстанлылар. Чагыштырып карау өчен, былтыр - 436, 2010 елда - 665, 2009 елда 1793 кеше БДИдан минималь баллар җыя алмаган иде.

Димәк, быел БДИның мәҗбүри фәннәре булган рус теле һәм математикадан минималь баллар җыя алмаучылар аттестатсыз кала, аның урынына аларга белешмә генә бирәчәкләр. Бу катлаулы хәлдән чыгуның бердәнбер юлы - алар киләсе елда да имтихан биреп карый ала.
Быелгы Бердәм дәүләт имтиханында 843 меңнән артык кеше катнашкан, аларның 780 меңнән күбрәге чыгарылыш сыйныф укучылары. Мәгариф һәм фән өлкәсендә эшләүче белгечләр хәбәр итүенчә, быел Бердәм дәүләт имтиханы вакытында артык зур тәртипсезлекләр күзәтелмәгән, әзер җавапларны табып күчерү очраклары күп булмаган. БДИ материалларын интернетка чыгарып элүгә килгәндә дә, илнең 45 төбәгеннән барлыгы 172 генә очрак теркәлгән.
Быел БДИ бирүчеләр күп очракта сайлап алынган фәннәрдән - тарих, химия, физика һәм географиядән начар нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Шунысы да бар, башка еллардагы кебек, кайбер төбәкләрнең гадәттән тыш югары баллар җыю очраклары быел күзәтелмәгән.
Быел БДИда Татарстаннан барлыгы 108 кеше йөз балл җыйган, былтыр 202 кеше иде. Аларның алтмыш алтысы - рус теленнән. Шулай ук мәҗбүри булган математика фәненнән быел нибары ике генә кеше 100 балл туплый алган.
Татарстанда БДИ буенча уртача баллар түбәндәгечә: рус теленнән - 64, география - 63, инглиз теле - 62, химия - 61, испан теле - 58, биология - 56, әдәбият - 56, немец теле - 56, җәмгыять белеме - 55, тарих - 53, математика - 48, физика - 48. Бу баллар, Россиянең уртача күрсәткече белән чагыштырганда, шактый югары.
БДИны өстәмә тапшыру 7-16 июльгә билгеләнде. Анда былтыр имтихан тапшыра алмаганнар, быел апелляциягә биреп, тагын бер тапкыр тапшырып карарга рөхсәт алучылар үз көчләрен сынаячак. Димәк, аттестатсыз калучыларның саны кимергә дә мөмкин...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: