16+

40 градуска кадәр суытачак

Быел бер дә булмас кебек тоелган салкыннар, ниһаять, килеп җитте. Көннән-көн суыта бара. Әйтүләренчә, салкын һава торышы гыйнвар азагына кадәр сакланачак.

40 градуска кадәр суытачак

Быел бер дә булмас кебек тоелган салкыннар, ниһаять, килеп җитте. Көннән-көн суыта бара. Әйтүләренчә, салкын һава торышы гыйнвар азагына кадәр сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә аномаль салкын һава торышы һәм көчле салкыннар килүе турында кисәтә. Бүген төнлә һәм иртән - 22-27, аяз булганда, 33 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә, 20-25 градус салкынлык көтелә. 29-30 гыйнвар көннәрендә тагын да суыта - төнлә 30-35, урыны белән 40 градуска кадәр салкын булса, көндез бик азга гына җылытачак - термометр баганасы 25-30 градусны күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading