Шәһри Казан

89лыга утырганчы, 89 кат уйлан!

Халык телендә йөргән «Саран ике түләр», «Хәерчегә җил каршы» ише әйтемнәргә инануым һәр иртә саен арта төшә. Сәбәбе - бертуктамый эшкә соңга калуым.

Иртә белән тәмле йокыны бүлеп, салкын урамга чыгып китүләре, ай-һай, авыр да соң. Тукталышка һәрвакыт ике сәгать алдан бер дә чыгып басасы килеп тормый, ә эшкә вакытында барырга кирәк. Соң чыгып «мотор» тотып та кызык булган чаклар булды, алай барганда, 200-250 сум акча чыгарып салырга кирәклеге хакында әйткән дә юк. Шулай берсендә, җәһәт кенә барып җитәргә ниятләп, машина туктаткан идем, ярты сәгатьтән артык бөкедә утыргач, сабырлыгым бетеп, йөртүчегә: «Мин кире уйладым», - дип, «яраткан» кызыл автобусыма күчеп утырдым. Барыбер соңга каласым көн кебек ачык иде.
Миллионнан артык халкы булган башкалабызда пассажирларның транспортта хәрәкәт итү мәшәкатьләре көннән-көн кыенлаша. Казан юлларында барган күләмле төзелешләр, шәхси машиналарда хәрәкәт итүчеләр һәм чат саен тезелеп киткән светофорлар санына өстәп, шәһәрне кар да күмеп китсә, нишләрбез?! Белмим...
«Азино» микрорайоныннан «Яшьләр үзәге», «Энергоуниверситет» тукталышларына йөреп эшләүчеләргә минем хәл яхшы таныштыр. Бер генә транспорт белән барыйм, дисәң, безнең тукталышка эш сәгате вакыты кергәнче ике сәгать алдан чыгып басарга кирәк. Дөрес, җәй көннәрендә 89 нчы маршрутлы автобус бер сәгать дигәндә кирәк урынга илтеп җиткезә иде, әмма, шәһәргә студентлар кайту сәбәпледерме, көздән бирле бу ара сәгать ярым тирәсенә сузыла башлады. Исәпләп карасак, көннең ким дигәндә өч сәгате транспортта узган булып чыга. Ә эшкә барып кайтуы эшләгәнгә караганда да күбрәк хәлне ала. Чөнки башта маршрут автобусын көтеп җиткерәсе, этелеп-төртелеп, ничек булса да эчкә үтәсе, ә аннан һәр светофор белән тукталыш саен иртән ашаганнарың авызга менәрлек дәрәҗәгә килеп, бер кысылып, бер сытылып, бер аякта булса да басып барасы бар. Шунысы сөенечле, һава җитмичә, аңыңны югалтсаң да, биредә сиңа егылырга ирек бирмәячәкләр.
Алпавыт гәүдәле кондукторларның, салондагы кешеләрне бозваткыч сыман изеп, селкенергә дә мөмкинлек булмаганын күрә торып, юл өчен акча соравы тагын бер җелеккә үтә. Ул «ә» дигәнче, «мә» дип өлгермәсәң, күрмәгәнеңне күрәсең. Юл өчен түләү дигәннән, быелгы җәйдә пассажирларны нибары 12 сумга йөрткән 155енче маршрутлы «ПАЗ»икларны да кулланылыштан төшерделәр, хәзер «Азино»дан «Энергоуниверситет» тукталышына кадәр бара торган бердәнбер маршрут - 89 саны сугылган кызыл
«НефАЗ» гына калды. Әгәр аны көтеп житкереп салонга үтә алсаң, 18 тәңкәңне чыгарып саласың, электрон транспорт картасыннан файдалансаң, ике сумың маяга кала әле.
Шулай итеп, әле мин соң чыгам, әле автобус тоткарлана да, эшкә баргач, «уңганлыкларым» өчен эләгә дигәндәй, ахыр чиктә иртә баруның әмәлен тәки таптым. Тукталышка чыгуга, «Җиңү проспекты»на юнәлүче беренче очраган автобуска утырып барам да, базардагы халык ташкынын әле бер, әле икенче яклап уза-уза, метрога йөгерәм. Минем сыман йөрүчеләр ким дигәндә ярты «Азино»дыр, мөгаен. Ә метро унбиш минут дигәндә «Кәҗә бистәсе»нә хәтле җитез генә илтеп җиткергәч: «Их, метрополитен, яратам, ни хәл итим», - дип җырлап җибәрәселәр килә.
Төзелеш планына кертелгән «Азино» микрорайонының «Минская» тукталышында метро станциясе тизрәк ачылса, гел җырлап кына йөрер идем дә бит, әлегә тәки ике түләргә туры килә. Бу эшне ничек тә ашыктырсыннар иде, бездәй гади халыкның кесәсендә Әндри казнасы юк бит!
Беркөн тукталышка бераз иртәрәк чыгып баскан идем, ымсындырып, 89лы килеп туктады. Нишлим, утырдым инде. Тик, «тагын ашка таракан төште» дигәндәй, ник утырганыма үкенергә калды. Дальний (Ерак) бистәсенә барып җиткәч, сыймаячакларын күрә торып, ырып-ерып кергән халыкка автобус чыдамады, ишекләре ябылырга маташып, кемнәрнедер кыскалап көчәнде-көчәнде дә саклагычларын яндырып чыгарды. Пассажирлар: «Эшкә соңга калабыз, ни пычагыма төзек түгел автобусны чыгардыгыз?» - дип шаулашып, билет акчаларын кире кайтарды, минем ише «электрон уңайлыклар»дан файдаланучыларга гына акчалар әйләнеп кайтмады, кондуктор исә «чәрә-пәрә» килгән пассажирларга киләсе маршрутны көтәргә киңәш итте. Әлеге маршрутны яртышар сәгать көтеп торган чаклар булса да, бу юлы икенче 89лы, кондуктор әйткәнчә, ун минуттан артык көттермәде. Тик шыплап тулган «НефАЗ»га сирәк кеше генә эләгә алды. Өченче 89лыга да бер генә аякны сыйдыра алдым, икенчесен өскә күтәрерлек урын юк иде. Ярты сәгатьтән артык вакыт узып, дүртенчесе килеп туктагач кына шактый тыгыз салонга эләктем.
Кондуктор сүзләренә ышансак, бу маршрут буенча шәһәрдә 28 данә автобус ун минут саен йөреп тора. Бәлки, кайчак шулай йөриләрдер дә, тик хәзер 89лыга утырганчы, 89 кат уйлыйм.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: