16+

9 Майда бөтен Казан «Катюша» җырлаячак

9 Майда «Казан-Арена» каршындагы мәйданда сугыш еллары җырлары яңгыраячак. Казан мэриясе барлык казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын «Җырлы Казан» проектына кушылырга чакыра.

9 Майда бөтен Казан «Катюша» җырлаячак

9 Майда «Казан-Арена» каршындагы мәйданда сугыш еллары җырлары яңгыраячак. Казан мэриясе барлык казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын «Җырлы Казан» проектына кушылырга чакыра.

Җиңү көнендә стадион каршындагы мәйданда әлеге проектның презентациясе булачак. Биредә хор флешмобы оештырылыр дип планлаштырыла. Әлеге чарада шәһәрнең балалар, студентлар һәм ветераннар хорлары, шулай ук теләкләре булган һәрбер казанлы катнашачак.
Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, сугыш еллары җырлары төп репертуар сыйфатында сайланылган. «Казан-Арена»ның зур экранында «Смуглянка», «Катюша», «Темная ночь» кебек сугыш чоры җырларының сүзләре язылып барылачак. Нәтиҗәдә, казанлыларның, музыкаль сәләтләре булмый торып та, җырларга мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Сугыш еллары җырларының сүзләрен яттан өйрәнергә әле вакыт бар. Әлеге проект өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә махсус «Исток» төркеме булдырылган, бирегә композицияләрнең сүзләре һәм көйләре урнаштырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading