16+

Адел Вафин: «Без балаларга түгел, балалар безгә шатлык китерде»

- Мине дә фотога төшерегез әле! Минем дә әти‑әниле буласым килә! - дип, журналистлар каршысына чыкты 16 яшьлек Валера Муртазов. Елмаеп кадрга төшкәч: - Кая карыйм әле, матур чыктыммы? - дип, фотоаппаратны кулдан ук тартып алды. Булачак әти‑әнисенең аны шушы фото аша табачагына шикләнми егет.

Адел Вафин: «Без балаларга түгел, балалар безгә шатлык китерде»

- Мине дә фотога төшерегез әле! Минем дә әти‑әниле буласым килә! - дип, журналистлар каршысына чыкты 16 яшьлек Валера Муртазов. Елмаеп кадрга төшкәч: - Кая карыйм әле, матур чыктыммы? - дип, фотоаппаратны кулдан ук тартып алды. Булачак әти‑әнисенең аны шушы фото аша табачагына шикләнми егет.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь булган балалар өчен интернат йортта бүген зур бәйрәм: балалар янына сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килде. Кунак буш кул белән түгел, ә ике көпчәкле күчтәнәч тә алып килгән.

Интернатта 210 бала тәрбияләнә. Узган айда аның директоры Владимир Бахмуров «Радость детства» хәйрия фондына балаларга велосипедлар кирәк дип мөрәҗәгать иткән. Фонд исә, нарасыйларны сөендерер өчен, бөтен оешмаларны аякка бастырган. Шул вакыт эчендә интернатка 16 яңа велосипед кайтартылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы да акциягә үз өлешен кертергә булган. Адел Вафин җитәкчелегендә шәһәрнең иң зур хастаханәләренең 13 баш табибы үз акчаларына 14 велосипед алып биргән. Әле тагын кече яшьтәге балалар өчен берничә өч көпчәкле «сәпит» кайтартылачак.

- Фонд ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, ә ник әле булышмаска дип уйладык. Һәр бала өчен велосипед ул - гомергә истә калырлык зур шатлык. Бүләк балаларның сәламәтлекләренә дә файдага булачак. Бүген без балаларга түгел, балалар безгә шатлык китерде. Аларның эчкерсез елмаюын күрү - безгә зур бүләк, - диде үзе дә велоспортка битараф булмаган Адел Вафин.

Балалар исә матур шарлар белән бизәлгән «сәпит»ләрне шунда ук үзләштерде. Инде йөзләренә белгечләрчә җитди кыяфәт чыгарып, кайсы әйбәтрәк икән дип, бәя дә бирә башладылар. Күбесенең велосипедка әле беренче генә утыруы, ләкин рульгә баш табиблар ярдәме белән тиз ияләште алар. Озак та үтмәде, интернат ишегалды чып‑чын веломарафонны хәтерләтә башлады. Адел Вафин аларга тезләрне саклап, каты кумыйча, ипләп кенә йөрергә дип киңәшләр бирде.

Биредә төрле диагнозлы балалар бар. Кайберләре бөтенләй сөйләшә белми, хәрәкәтләр теле белән генә аралаша. Володя шундыйлардан. Ләкин тәрбияче апалары өйрәткәнчә, килгән бөтен кунакны кочаклап, аркасыннан сөеп йөри ул. Акыл үсеше ягыннан үз яшьтәшләреннән бераз калыша торган балалар да бар, алардан да әти-әниләре: «Мондый йөкне күтәрә алмыйбыз», - дип баш тарткан. Аерым бер бүлектә бөтенләй йөри алмаучы балалар яши. Аларга инде игътибар күбрәк кирәк. Гел урын өстендә ятучылар өчен махсус матраслар да җитми икән интернатка.

Тормыш тарафыннан кыерсытылган нарасыйлар үз дөньяларында шулай тиеш дип яши. Иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Спектакльләр карарга бик яраталар. Килгән кунакларга балалар үзләре дә концерт номеры әзерләгән иде. Балалар ясаган кул эшләрен күргәч, берничек тә моны авыру яки зәгыйфь кеше эшләгәндер дип уйламыйсың. Якын киләчәктә кул эшләреннән кечкенә генә күргәзмә оештырырга хыялланып яши алар.

- Балаларга күбрәк наз, мәхәббәт кирәк. Табиблар да, тәрбиячеләр дә барысына да тиешле игътибарны биреп бетерә алмый. Шуңа да килгән һәр кунакка безнең ишекләр ачык. Бүләк белән түгел, мәхәббәт тулы йөрәк белән килегез сез безгә, - ди интернат директоры Владимир Бахмуров.

Биредә һәр баланың бердәнбер теләге ул - әти‑әниле булу. 17 яшьлек Аня Шмелева да көтә аларны. Хәтта Кыш бабайга да «гаиләдә яшисем килә» дип хат язган.

Ә Валера һаман арттан калмый йөри:

- Вера Генадиевна, сөйләгез әле журналист апаларга минем нинди тырыш икәнемне. Мин бакчада эшлим, чәчәкләр утыртам, китап та укый беләм. Әти‑­әни мине күрмәсме дип, матур күлмәк тә кидем, - дип, кайту ягына чыкканда ул тагын журналистларга ябышты.

Өметсез шайтан гына диләр бит, бәлки бу баланың да эчкерсез хыялы тормышка ашар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading