16+

Аек бул, җәмгыятькә лаек бул!

Казанның «Черек күл» паркында 28 апрель көнне аеклык бәйрәме узачак.

Аек бул, җәмгыятькә лаек бул!

Казанның «Черек күл» паркында 28 апрель көнне аеклык бәйрәме узачак.

Казанда узачак үзенчәлекле язгы чара - Аеклык бәйрәменә 15 «яшь»! Тамырлары бик еракларга - XX гасыр башына киткән бәйрәм 1913 елдан Бөтенроссиянеке буларак билгеләп узыла башлаган. Халыкка ял-бәйрәмнәрне исерткеч эчемлекләрсез дә матур итеп үткәреп булганлыгын төшендерү, ял итүнең төрле вариантларын оештырып булуны күрсәтер өчен үткәрелә ул. Чараны оештыручылар һәм иганәчеләр һәр ел саен кунакларга нинди дә булса яңалык тәкъдим итеп кенә торалар. Быел бирегә килүчеләр «Street Workout Казань» командасы һәм Казанның иң яхшы бию коллективлары чыгышын карый алачак. Шулай ук битбокс, аквагрим, графитти һәм сувенирлык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар да күрсәтеләчәк. Ә инде парлы велосипедта һәм джамперда йөрү мөмкинлеге актив ял яратучыларның күңелләренә хуш килми калырга тиеш түгел. Шулай ук күпсанлы хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннар да булачак биредә. Димәк, 17.30 минутта башланачак бәйрәм күңелле узачак дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading