Шәһри Казан

24 апрель 2014 яңалыклары

  • 24 апрель 2014 - 09:47
    Нәни батраклар
    Чүлмәк ясап утырган берәү: «Ватма чүлмәкне, ватма чүлмәкне!» - дип, үзенә булышучы малаен тиктомалдан каеш белән яра икән. Янәшәдән үтеп баручы: «Ник кыйныйсың, ул чүлмәк ватмады ич?» - дигәч, теге: «И, туган, ваткач инде соң була, аны алдан кыйнап куйсаң яхшырак!» - дип әйткән ди.
    425
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:41
    Газ өчен сугыш бара
    Россия белән Украина арасындагы газ проблемасы бүген генә баш калкытмады. Гадәттә, бу мәсьәләдә бәхәсләр һәр ел башыннан ук тотына иде. Быел Мәскәү Киевка ягулык өчен зур ташлама биреп, яңа ел иртәсендә аны ул баш авыртуыннан арындырды. Әмма Украина, рәхмәт әйтәсе урынга, үзен ашаткан кулны терсәктән үк тешләп өзә язды.
    480
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:39
    АКШ тынычлык өчен?!.
    Төньяк Кореяның чираттагы атом-төш сынауларын үткәрергә җыенганлыгы турында дөнья инде күптән шаулаша. Беренчеләрдән булып, бу хакта Көньяк Корея чаң суга башлады. Ул шартлауның үзенә зур зыяны булыр дип курка. Җирнең ясалма иярченнәре Пхеньянның атом-төш полигонында соңгы вакытта зур активлык күзәтелгәнен төшереп алган. Бу - Төньяк Кореяның яңа сынауларны якын арада...
    409
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:34
    Кар да явачак
    27 апрельгә кадәр республика төньяк циклон йогынтысы астында булачак. Бүген көндез һава температурасы +3, +8 градуска кадәр генә җылытачак. Вакыт-вакыт яңгыр, юеш кар һәм кар яву ихтималы да бар. 25 апрельдә дә шундый ук тотрыксыз һава торышы булуы көтелә. Төнлә белән термометрлар -1, -6 градусны күрсәтсә, көндезге якта температура +3,...
    438
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:32
    Кырым бәяләре кызыктырырлык
    Бу җәйдә Кырымдагы шифаханә-курорт комплексында 10 көн ял итү бер кешегә 13-25 мең сумга төшәчәк.
    459
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:22
    Балаларга – «Бәллүр ябалак»
    «Бездә талантлы балалар күп. Алар «Алтын каләм» конкурсы кысаларына гына сыймый. Шуны күздә тотып, республикада китап укый торган балалар өчен «Глаголица» дигән әдәби бәйге оештырылды», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Әлеге конкурсны оештыруда Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» басма һәм массакүләм...
    447
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:18
    Яшьләрне кайгыртып...
    «Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлегенең 14 нче праймеризы бу атнада Чаллы шәһәрендә үтте. Әлеге мәйданчыкның төп темалары яшьләргә ярдәм итү һәм төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген күтәрү булды.
    462
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:15
    Әйдәгез, агач утыртырга!
    Татарстанда 26 апрель - Урман утырту көне. Республиканың барлык муниципаль районнарында - урманнарда, ә шәһәрләрдә - парклар һәм скверларда шушы көнне массакүләм рәвештә яшь агачлар утыртылачак. Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән әлеге чараларны оештыру Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән. Казанда «яшел акция» Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Кадыш бистәсе янында (җыелу урыны «Форт-Римэкс» автомобильләргә...
    475
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 09:09
    Аек бул, җәмгыятькә лаек бул!
    Казанның «Черек күл» паркында 28 апрель көнне аеклык бәйрәме узачак.
    418
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 07:21
    Ишегалдың төзек булсын дисәң
    Казанда быел 94 ишегалды төзекләндереләчәк, нәтиҗәдә, 80 мең кеше яшәгән йортларның әйләнә-тирәсе яхшырачак.
    480
    0
    0
  • 24 апрель 2014 - 06:55
    Кытай – безгә, без аларга кирәк
    Татарстан Россия-Кытай икътисади мөнәсәбәтләрендә күпер булырга ниятли. Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация, узган атнада бу ниятен белдереп, хезмәттәшлек перспективаларын барлап кайтты. Сәфәрнең нәтиҗәле булуы турында саннар үзе сөйли: 3 көн эчендә 18 очрашу.
    426
    0
    0
Реклама