Шәһәр Башкарма комитетында «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә йортларга һәм биналарга җылылык җибәрү мәсьәләсе каралды.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 68 проценты торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр дәрәҗәсеннән канәгать түгел.
- Казанда бу сан азрак, ләкин бездә дә күпләр торак-коммуналь тармак эшчәнлегеннән канәгать түгел, - диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Тышкы һава температурасы түбән төшә барган саен, кешедә, киресенчә, идарәче компанияләргә карата канәгатьсезлек «температурасы» кискен күтәрелә башлый.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин:
- Казанда 20 сентябрьдән кышкы җылыту чорына старт бирелде. Урамда һава температурасы биш көн дәвамында +8 градустан түбән торганда, җылылык җибәрелә башлый.
- Казанда 518 балалар бакчасына һәм мәктәпкә, күп фатирлы 225 йортка җылылык бирелде. Әлегә җылылыкка массакүләм тоташтыру юк, бу эшләр гариза-заявка нигезендә башкарыла, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Шунысына шөкер кыла торыйк, башкала кышкы җылыту чорындагы эшчәнлеккә әзер. Төзү-төзекләндерү гамәлләренә узган җәйдә 1,5 миллиард сум акча тотылган. Аерым мисаллардан: гомум озынлыкта 125 чакрым яңа торба сузылган, җылылык үткәргеч 11 мең чакрым торбага опрессовка ясалган. Күп фатирлы йортларга үз җылылык пунктлары урнаштырылган, хәзер андый йортлар - 3260. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятендәге биш котельный һәм алты үзәк җылылык пункты үзгәртеп төзекләндерелгән.
Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, йортларны җылылык белән тәэмин итеп бетерү чаралары ике атнага сузыла. Моның белән мэр Илсур Метшин да килеште.
- Меңнәрчә йортлы шәһәрдә җылылык җибәрү гаять катлаулы эш. Совет районы хакимиятенә эшкә урнашкач, район башлыгы Альберт Камалиев үткәргән җыелышта шаккатып тыңлап утырганым әле дә хәтердә. Акча юк, запас частьлар юк, авыр заман иде. Хәзер җылылык белән тәэмин итүче компанияләр гигант колачларда эшләр башкара һәм ул эшләрнең ахыргы нәтиҗәсе - халык бәяләмәсе, - диде мэр. - Түләүләргә бәрабәр җылылык булсын. Коммуналь хезмәтләргә чыгымнар зур. Без аны үзгәртә алмыйбыз, бу федераль үзәктән эшләнә. Халык гозерен тиз генә үти алабыз, моның өчен Мәскәү кирәкми, монысы - безнең җаваплылыкта.
Ул шәһәрдә җылылык бирү эшләрен башкаруда казанлыларны көндәлек булышчылар ролен үтәргә чакырды. Кимчелекләрне «Открытая Казань» сайтына җибәреп тору зарур.
Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетында йортларга җылылык җибәрү мәсьәләләренә кагылышлы «кайнар элемтә» телефоннары булдырылды: 590-96-22 һәм 590-96-23.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар