16+

Акча җыюга нокта куела

- Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учреждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш. Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар...

Акча җыюга нокта куела

- Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учреждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш. Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар...

- Бүгеннән бу темага башка әйләнеп кайтмаслык итеп хәл итәргә кирәк. Мәгариф учреждениеләрендә акча җыюлар, ришвәтчелек булмаска тиеш. Ата-аналар фонды үзе теләп биргән акчаны да моннан соң бары исәп счеты аша гына күчертергә өйрәнегез. Бу хакта күптән сөйләшүләр алып барылса да, шикаятьләр килә тора. Шуңа да бу мәсьәләгә аеруча игътибар итүегезне сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин президиумда утыручыларга мәгариф хезмәткәрләренең август шәһәр киңәшмәсендә. Универсиада авылында, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә мәгариф хезмәткәрләре «Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр - яңа технологияләр - шәхси җаваплылык» темасына фикер алыштылар, киләчәккә планнар кордылар. Конференция башланыр алдыннан җитәкчеләр күргәзмәләр залында урнаштырылган экспозицияләр белән дә танышып чыкты. Бүгенге заманда яңалык булып тәкъдим ителгән, сөйләшә торган каләмне (рәсемгә төрткәч, каләм шул предметны атый) Илсур Метшин ноу-хау дип тапмаса да, балалар бакчалары өчен чынлап та кирәкле кулланма булуын искәртте.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин мәгариф системасындагы нәтиҗәләр белән таныштырды. Уңышлар шактый булса да, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек. Әйтик, Казанда мәктәпләр җитеп бетми, 3 яшькәчә сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру проблемасы да бар, 28 укучы быел аттестат алмаган. Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча Казан Екатеринбургтан гына калышса да, кайбер фәннәрдән баллар чагыштырмача түбән. Шәһәр мэры Илсур Метшинны аеруча математика фәненнән баллар канәгатьләндерми.

- Сәбәбе нидә? Методик кулланмалар җитмиме, җиһазландырылган кабинетлар юкмы, ачыклагыз! Казанда завод-фабрикалар, предприятиеләр бик күп. Аларга төгәл фәннәрне белгән, тырыш хезмәткәрләр кирәк, - диде ул.
Казанның туристлар яратып килә торган, якты киләчәкле, матур, алдынгы шәһәр булуы - конференциянең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып үрелеп барды дисәң дә, ялгыш булмас. 2019 елда башкалабызда WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты узачагы, бу җиңүне Бразилиядә ничек яулавыбыз турында да тәфсилләп сөйләде мэр.

Шәһәрне тагын да камилләштерү, үстерү өчен сәләтле яшьләрне үзебездә калдыру ягында ул. Быелгы чыгарылыш укучыларының 74 проценты Казандагы югары уку йортларына керүләре дә сөендерә. Конференциядә кызыклы фикерләр шактый яңгырады. Идел буе районының 19нчы гимназиясеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәйбуллина музейларда укучылар өчен ачык ишекләр көнен үткәрү, мәдәни-тарихи урыннарга кергәндә укучылар өчен ташламалар булдырырга кирәк дигән тәкъдим җиткерсә; «Ел укытучысы - 2015», Киров районының 151 нче мәктәбеннән Евгения Радионова шәһәрнең истәлекле урыннары өчен борчылабыз, дәресләрдә дә җитәкчеләргә бу хакта хатлар юллыйбыз, дип Фукс йортының кем кулуына күчүе белән дә кызысынды.

Мәгариф өлкәсендә горурланырлык уңышларыбыз җитәрлек: 9 мәгариф учреждениесе «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән, безнең укучылар төрле олимпиадаларда республика данын яклый, грантлар ота, яшьләр актив, креатив.
2020 елда Казан яшәү сыйфаты буенча Россиядә иң яхшы шәһәр булачак. Әлеге махсус программаны тормышка ашыруда безнең элитабыз - укытучыларыбыз да үз өлешләрен кертсеннәр иде. Кешенең бәхете алга киткәндә, кулына туфрак алса да алтын була, ди халык мәкале. Алга киткән илебезне тагын да үстерү өчен сездән фикерләр көтеп калабыз, - дип мөрәҗәгать итте мэр укытучыларга. Конференция азагында ул иң алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен Мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре белән бүләкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading