16+

Акырма миңа, телевизор!

2014 елның көзендә Татарстанда "Пятерочка+", "Магнит", "Перекресток", "Ашан", "Метро" кебек эре сәүдә челтәрләре карабодайны берничә тапыр кыйммәтләндереп, зур шау-шу уятты. Монополиягә каршы федераль хезмәт ачыклаганча, алар бәяне нигезсез рәвештә арттырырга бергәләп килешкән.

Акырма миңа, телевизор!

2014 елның көзендә Татарстанда "Пятерочка+", "Магнит", "Перекресток", "Ашан", "Метро" кебек эре сәүдә челтәрләре карабодайны берничә тапыр кыйммәтләндереп, зур шау-шу уятты. Монополиягә каршы федераль хезмәт ачыклаганча, алар бәяне нигезсез рәвештә арттырырга бергәләп килешкән.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә (УФАС) җитәкчесе урынбасары Павел Козел (басымны беренче иҗеккә куеп укырга) әйтүенчә, сәүдә челтәрләре аларның карары белән килешмичә, шулай ук судка мөрәҗәгать иткән. Димәк, бу хәлнең дәвамы көтелә. "ШК" хәбәрчесенең: "Карабодайдан кала, 2015 елда тагын нинди азык-төлеккә бәяләр нигезсез арттырырылды?" дигән сорауга, Павел Козел:

- "Интерфрут" оешмасы яшелчә белән җиләк-җимешкә бәяләрне нигезсез кыйммәтләндерде. Ул "Зельгрос", "Перекресток", "Магнит" сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итте. "Интерфрут" законны бозган, дип таптык. "Интерфрут" шулай ук "Плодкам" оешмасы белән бәяләрне арттыру турында уртак фикергә килгән. Ике оешма да җаваплылыкка тартылачак, - дип җавап бирде.

2015 елда телефонга рөхсәтсез-нисез килә торган реклама SMSлары - спамга халык күп зарланган. Элемтә операторлары андый бәйләнчек белдерүчеләрне чикләү буенча чаралар күргән.

Бер ел эчендә акчагызны 100-200 процентка арттырып кайтарабыз, дип вәгъдә итә торган финанс пирамидаларының күпме кешене йорт-җирсез, ыштансыз калдыруы турында ничәмә-ничә тапкыр яздык инде. Тик халык һаман алдана. Җитмәсә, андый пирамидалар рекламага акчаны җәлләп тормый. Монополиягә каршы хезмәт андый игъланнарны чикләү буенча да эш алып бара.

- Акчаны кредитка бирү белән шөгыльләнә торган кайбер оешмалар тиешле исемлекләргә дә кертелмәгән, ягъни эшчәнлек алып барырга хокуклары юк. Микрофинанс оешмасы яки кооперативка мөрәҗәгать итәргә уйласагыз, иж элек документларын күрсәтүләрен таләп итегез, - дип аңлатты Татарстанның УФАС җитәкчесе урынбасары.

Игътибар иткәнегез бардыр, реклама башлангач, телевизор катырак кычкыра башлый. Тамашачының игътибарын җәлеп итү өчен бу махсус шулай эшләнә. Моңа чаклы тавышны арттырмау турында закон булган булуын, әмма телевизор тавышының дәрәҗәсен ничек үлчәү, тикшерү турында регламент булмаган. Ниһаять, былтыр шундый документ барлыкка килеп, нәтиҗә дә китерә башлады. Берничә канал, тавышны арттырмау кадыйгәсен бозган, дип карар чыгарылган. Монополиягә каршы хезмәтнең үзәк аппаратында тавышның югарылыгын тикшерә торган махсус җиһаз бар. Берәрсе телевизорның чамадан тыш акырганыннан зарланса, төбәктәге УФАС ул видеоматериалны телеканалдан алып, Мәскәүгә җибәрә. Тегеләр, материалны тикшереп, нәтиҗә чыгара.

Хәтерләсәгез, 2014 елда "Росгосстрах" иминиятләштерү оешмасы да халыкны төп башына утырткан иде бит: машинаны иминиятләштергәндә тормышны иминиятләштерү хезмәтен дә көчләп тактылар. Халык ризасызлык белдерә башлагач, "Росгосстрах"ның койрыгын кыстылар. Нәтиҗәдә, ул Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килешү төзеп, кулланучыларга көчләп тагылган хезмәтнең акчасы кире кайтарылды. Башка иминиятләштерү оешмалары өстеннән андый шикаятьләр килмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading