16+

Алабуга районында 35 машина бәрелешкән

Ялларда, Татарстанда һава шартлары бозылу аркасында, бик күп юл-транспорт һәлакәтләре булды.

Алабуга районында 35 машина бәрелешкән

Ялларда, Татарстанда һава шартлары бозылу аркасында, бик күп юл-транспорт һәлакәтләре булды.

Алабуга районында, мәсәлән, бер урында бер-бер артлы 35 машина бәрелешкән. М-7 трассасында - Морт авылына борылыш янында килеп чыккан әлеге һәлакәттә сигез кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Иртән шул ук трассада 7 фура, 3 йөк машинасы һәм 2 җиңел автомобиль бер-берсеннән 40 метр ераклыкта авариягә юлыккан. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре Казанның ике бистәсе - Царицыно һәм Яңа Козловка арасындагы юлда кар әсирлегендә калган биш кешене коткарган. Махсус операция иртәнгә кадәр дәвам итә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәменең кирәге чыкмый.

Сүз уңаеннан: һава температурасы күтәрелү, кар сулары барлыкка килү сәбәпле, Татарстандагы Казан - Югары Ослан һәм Яшел Үзән - Түбән Вязовой боз кичүен ябарга карар кылганнар.

Фотолар: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading