16+

Алданмагыз, әбекәйләр!

Яңа ел алдыннан күңел гел могҗизаларга гына өметләнә бит, әй. Кешеләр дә әллә ничек мәрхәмәтлерәккә әйләнәләр димме... Бәйрәм алды көннәрендә угры-алдакчылар да безнең беркатлы әби-бабайларыбызның шул күңелләре нечкәргән мәлен тотып алырлар дип кем уйлаган. Юкка гына аларны оста психологлар димиләр шул.

Алданмагыз, әбекәйләр!

Яңа ел алдыннан күңел гел могҗизаларга гына өметләнә бит, әй. Кешеләр дә әллә ничек мәрхәмәтлерәккә әйләнәләр димме... Бәйрәм алды көннәрендә угры-алдакчылар да безнең беркатлы әби-бабайларыбызның шул күңелләре нечкәргән мәлен тотып алырлар дип кем уйлаган. Юкка гына аларны оста психологлар димиләр шул.

Шыплап азык-төлек тутырган сумкаларын көчкә сөйрәп кайтып килгән 77 яшьлек әби таныш түгел ир-атның көтмәгәндә ярдәм тәкъдим итүенә бик сөенгән, билгеле. Әбине өенә кадәр озатып куйгач, ир-ат әле өйдәге батареяларны да карап чыгарга теләк белдергән. Баксаң, слесарь икән бит ул. Җылылык торбаларын тикшереп-карап чыкканнан соң, «слесарь» әбидән ремонт өчен тиешле 3500 сум акчаны алып, складка киткән. Әмма әби күпме генә көтмәсен, алмаш торбалар да, «слесарь» да күренмәгән. 3500 сум акчасыннан тик торганда колак какканлыгын аңлаган әби полициягә мөрәҗәгать иткән. 30 яшьләрдәге ир-атның буе 170 см тирәсе озынлыкта, кара күн курткадан һәм бәйләгән кара башлыктан булуын да сөйләп биргән ул аларга. Бер тәүлек эчендә әлеге билгеләргә ия булган ир-атның өч кешене алдап акчаларын алуына бәйле рәвештә, фоторобот төзелеп, шикле кешене эзли башлаганнар. Яңа Савин районындагы 91 яшьлек әби дә, күрше подъездда торба шартлаганлыктан, аның фатирын да тикшереп чыгарга кергән егеткә 3000 сум акча биреп чыгарганын әйткән. Бик йомшак һәм ягымлы гына итеп әбигә дә тиз арада җылылык торбасын алыштыру кирәклеген, бу хезмәт 3000 сум торганлыгын аңлаткан икән ул. Яңа елга каршы кемнең көтелмәгән хәлләргә юлыгасы килсен инде. Вакытында алыштыруың хәерле дип уйлаган әбекәй шикләнеп тормаган шул. Ир-ат чыгып киткәннән соң исә тагын 2000 сум акчасы юклыгын абайлап алган ул. Мәскәү районында яшәүче 83 яшьлек тагын бер әбигә дә, очраклы төстәме, урамда слесарь очраган әнә. Җитмәсә, әбинең чыннан да фатирында җылылык җитешми икән. Барлык торбаларны карап чыкканнан соң, егет җитешсезлекләрне бетерергә 15000 сум кирәк булачагын белдергән. Акчаларны алып чыгып киткән егет артыннан карап калган әби соңыннан тагын 3000 сум акчасы җитешмәвен белеп алган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу алдауларга катнашлары булган затларны эзлиләр. Үз чиратларында өлкән яшьтәге кешеләрне чит-ятларга ишек ачмаска, нинди генә дәлил китерсәләр дә, акчалар биреп чыгармаска чакыралар. Иң яхшысы - киңәшкә күршеләрегезне чакырыгыз, туганнарыгызга, бик шикләнгән очракта «02» хезмәтенә шалтыратыгыз, диләр алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading