Шәһри Казан

Алмагачлар шау чәчәктә

Табигатьнең искиткеч гүзәл чагы хәзер: әйләнә-тирә ямь-яшел, шомырт һәм алмагачлар шау чәчәктә... Һава торышы да нәкъ җәйгечә, эссе көннәр дә әлегә китәргә ашыкмый.

Реклама

Бүген дә Татарстанда аяз һава, температура +25, +30 градус җылы. 23 майда да эссе булачак: төнлә белән термометрлар +8, +13 градусны күрсәтсә, көндез һава +25, +30 градуска кадәр җылыначак, явым-төшемнәр көтелми. 24 майда да безне шундый ук һава торышы көтә: төнге якта +11, +16 булса, көндез янә кыздыра: +26, +31 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эссе һәм кояшлы булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: