16+

Алты балалы бакча

«Гаилә балалар бакчасы» дигән яңа төшенчәне куллана башлавыбызга күп вакыт узмады әле. Шулай да 2010 елда Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә кереп киткән проект бүген инде үзен шактый танытырга өлгерде. Тәҗрибә рәвешендә яңа төр бакча ачып карарга теләк белдергән Казан, Чаллы һәм Арчага республиканың калган районнары да өстәлә бара. Ә...

Алты балалы бакча

«Гаилә балалар бакчасы» дигән яңа төшенчәне куллана башлавыбызга күп вакыт узмады әле. Шулай да 2010 елда Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлгә кереп киткән проект бүген инде үзен шактый танытырга өлгерде. Тәҗрибә рәвешендә яңа төр бакча ачып карарга теләк белдергән Казан, Чаллы һәм Арчага республиканың калган районнары да өстәлә бара. Ә...

Алда әйтелгәнчә, Арча районы яңалыкны беренчеләрдән булып үзендә сыный башлаган иде. Бүген район үзәгендә һәм авылларда барлыгы сигез гаилә бакчасы исәпләнә. Без, узган елның язында ачылган, бүген инде тулы көченә эшләп килгән Шакировлар гаиләсе оештырган бакчада булып, балалар карауга үз өлешебезне кертеп кайттык.
Шунысын онытмаска кирәк: сабыйлар белән эшләү - зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Элекке заманнар үткән, хәзер кеше баласына, тырнак белән чиртү түгел, сүз белән катырак бәрелергә дә ярамый. Монысы гадәти ясле-бакчаларда, мәктәпләрдә дә шулай ук инде, әлбәттә. Тик гаилә бакчасында эшләүчеләр өчен җаваплылык ике-өч тапкырга зуррак. Әлегә кадәр мәктәптә укытучы булып хезмәт куйган Гөлнара Шакирова, сабыйлар белән эшләү тәҗрибәсе булса да, шушы адымын рәсмиләштергәнче, өч тәүлек йокламаган. Ошамаса, булдыра алмасаң, ташладың да киттең түгел бит - барысын да ныклап уйларга кирәк.
Яңа юнәлештә эш башлау идеясе буш җирдә тумый, билгеле. Унөч ел мәктәптә татар теле укыткан ханым көннәрдән бер көнне эшсез кала. Икенче мөһим сәбәбе дә бар - сәламәтлеге бик нык булмаган нәни кызын башка балалар бакчасына бирәсе килми ананың. Ире һәм каенанасы белән киңәшләшкәч, Гөлнара яңа эшкә алынырга була. Район мәгариф бүлеге идарәсе вәкиле белән җитди сөйләшүдән соң, үз җилкәсенә төшәчәк җаваплылыкны уйлап, яшь ана берара кире уйларга да тели. Тик якыннарының ышанычы башлаган эшен дәвам итәргә көч бирә. Мәгариф бүлегендә дә ярдәмнән ташламыйлар.
Шулай итеп, кичәге укытучы тәрбиячегә әйләнеп куя. Шакировлар үз йортларыннан ерак түгел урнашкан фатир сатып алалар, аны балалар бакчасы стандартларына туры китереп җиһазлыйлар. Уенчыклар, өстәл-урындык, карават ише кирәк-ярак белән Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәэмин итә (гаилә бакчасы шунда беркетелгән. - Авт.). Ашату өчен дә шул бакча җаваплы.
Фатирның мәйданы буенча, Шакировларның гаилә бакчасында өч яшькә кадәр булган алты бала тәрбияләнергә тиеш. Бүген монда ике кыз һәм дүрт малай йөри. Тәрбиячеләр Гөлнара белән Алисәнең үз балалары да шунда. Тиздән бер малайга өч яшь тула икән. Димәк, ул әлеге бакча белән саубуллашырга тиеш булачак. Яше тулган дүрт сабыйны озатырга да өлгергәннәр инде биредә.
«Әти-әниләр кечкенә балаларын безгә китергәндә башта курыкты. Шуннан кешеләрдән сорашып, үзләре дә күзәтә торгач, тынычландылар тагын», - дип сөйли Гөлнара. Шөкер, уйнаганда була торган вак-төяк бәрелү-сугылуларны санамаганда, бәла-казаларның булганы юк икән. Бер бала бармагын ишеккә кыскач, шактый борчылырга туры килгән үзе. Әти-әниләр өчен баланың һәр елавында гаепле кеше бер генә бит - тәрбияче. «Егермешәр баланы ничек карап бетерә торганнардыр, алтысы да таман гына әле», - дип көлә тәрбиячеләр.
Гаилә бакчасының өстенлеге дигәндә, Гөлнара Шакирова һәр бала белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнеп булуны атады. Нәзберегрәк балаларның инфекция эләктерү куркынычы да азрак. Кимчелекләр дә юк түгел, әлбәттә. Әлеге дә баягы хезмәт хакының аз булуы - төп проблема. Тәрбияченең эш хакы сигез мең сум. РФ мәгариф һәм фән министры мәктәпкәчә белем бирү йортларында эшләүчеләрнең акчаларын арттыру зарурлыгы турында сөйләсә дә, әлегә күзгә күренерлек үзгәреш күренми икән. Гаилә фатир хакын да үзе түләп бара. Ә бит район мәгариф бүлеге ул акчаның күпмедер өлешен кире кайтарырга тиеш икән. Анысы кайчан булыр тагын. Сигез меңнең яртысы да кулга керми дигән сүз инде бу.
Гөлнара Шакирова үз эшен яратып башкара. Балалар да моны сизә: ишектән килеп керүгә, тәрбиячеләренә сарылалар. Шулай да, мәктәпкә кайту мөмкинлеге булса, һичшиксез кайтыр идем, ди Гөлнара. Сабыйларны яратмаудан түгел. Үз фәне, дистә елдан артык йөзгән үз «диңгез»е күңеленә барыбер якынрак икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading