16+

Җан атабыз ил белән

Дүрт елга бер тапкыр килә торган мондый зур спорт бәйрәме болай да халыкны телевизор экраннары каршыннан җибәрми иде. Уеннар үзебездә узгач, трансляцияләрне карап «ут йотучылар» сафы бермә-бер артты.

Җан атабыз ил белән

Дүрт елга бер тапкыр килә торган мондый зур спорт бәйрәме болай да халыкны телевизор экраннары каршыннан җибәрми иде. Уеннар үзебездә узгач, трансляцияләрне карап «ут йотучылар» сафы бермә-бер артты.

Бу көннәр ил халкын, шул исәптән татарстанлыларны да, тагын да ныграк берләштерде. Олымы ул, кечеме, түрәме, гади хезмәткәрме - барысы да Олимпиада дип җан ата, һәркайсы Россия спортчыларының пьедесталга мөмкин кадәр ешрак күтәрелүен тели. Сораштырулар күрсәткәнчә, татарстанлылар шулай да медальләр зачетын фаразлауга сак карый.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин:
- Мин - хоккей җанатары. Хоккейда без беренче булырбыз, дип ышанам. Шулай ук фигуристлардан максималь нәтиҗәләр көтәм, мөмкин булган призлы урыннарны яуларга сәләтле безнекеләр. Ә менә биатлончылар күңелне төшерде әле, алга таба фаразлар бирүдән тыелып торам.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин:
- Хатыным белән улым Олимпия уеннарын бик кызыксынып карыйлар. Үземә килгәндә, карарга вакыт җитеп бетми. Шулай да нәтиҗәләре белән танышып барам. Хоккейчыларга, фигуристларга зур өметләр баглыйм. Чаңгычылар узган Олимпиадаларда призлы урыннар алып килә торганнар иде, бу традицияне бозмаслар дип уйлыйм.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының бүлек җитәкчесе Станислав Андреев:
- Фаразлар ясарга яратмыйм. Олимпиаданың безнең спортчылар өчен мөмкин кадәр уңышлы булуын, алтынны күбрәк алуларын телим. Үзебезнекеләр өчен чын күңелдән җан атам. Чаңгы катнашындагы спорт төрләрен аеруча яратам. Үземне биатлонның иң тугрылыклы җанатарларының берсе дип саныйм. Хоккейчыларыбызның шанслары нинди дисезме? Уф, күз тияр, дип, алар хакында бу көннәрдә кычкырып нинди дә булса сүз әйтергә дә куркам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading