16+

Ана капиталы артачак!

Быел ана капиталының суммасы үзгәрешсез кала – 453 мең сум. Киләсе елга 470 мең сумга җитәр дип фаразлана.

Ана капиталы артачак!

Быел ана капиталының суммасы үзгәрешсез кала – 453 мең сум. Киләсе елга 470 мең сумга җитәр дип фаразлана.

Ә леге дәүләт программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Гаиләдә туган яки уллыкка алынган икенче, өченче, аннан соңгы балаларга ана капиталы бирелә. Программа эшли башлаганнан бирле, Татарстанда барлыгы 84 миллиард сумлык  ана капиталы бирелгән. Быел гына да 10 меңнән артык сертификат тапшырылган. Канун нигезендә, әлеге акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирү өчен тотарга,  инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яраклаштыру максатларында кулланырга, ананың булачак пенсиясен арттыруда файдаланырга була. 2018 елдан ана капиталын өлешләп алу да каралган. Дөрес, бу мөмкинлек аз керемле гаиләләргә генә бирелә. Быелдан кергән үзгәрешләр буенча, гаиләдә бер кеше башына уртача айлык керем 14034 сумнан артмаган очракта, балага 1,5 яшь тулганчы, ана капиталын ай саен алырга рөхсәт ителә. Айлык пособие 8896 сумны тәшкил итә.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсендә социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова журналистлар белән очрашуда әйтүенчә, ана капиталын алган гаиләләрнең 90 проценты акчаны торак шартларын яхшырту өчен файдалана.  Күпләр шуның белән кредитны түли. Элек, ана капиталын акчага әйләндерү максатыннан, кайбер кешеләр авария хәлендәге йортлар ала башлаган булган. Шулай ук бу өлкәдә «кара» риелтор капкынына эләгү очраклары да  теркәлгән. Моны күздә тотып, быелдан торак шартларын яхшырту өчен ана капиталын файдаланучыларны җитди контрольдә тоталар. Әгәр дә торак җимерек, яшәр өчен яраксыз икән, ана капиталын бу максатларда файдаланып булмаячак.  Пенсия фонды гаилә сайлаган торакның чынлап та яшәрлек икәнен раслаган документлар нигезендә генә ана капиталын күчерәчәк.

Балаларга белем бирү, шул исәптән балалар бакчасы өчен түләүгә 18 мең гариза кабул ителгән. Бу юнәлештә элек сертификатны балага өч яшь тулганнан соң гына файдаланырга була иде, хәзер бу чикләү бетерелгәч, ана капиталын  белем бирү максатларында кулланучылар сизелерлек арткан.
Быелдан гамәлгә ашырыла башлаган яңа хезмәт буенча, ана капиталының электрон сертификатын да алырга була. Моның өчен Пенсия фонды сайтындагы «Гражданинның шәхси кабинеты» аша гариза тапшыру да җитә. Әзер сертификат интернет аша җибәреләчәк.
Ана капиталын өлешләп алыр өчен гаиләнең айлык кереме бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан артыграк булмас­ка тиеш. 2019 елда ул 14 034 сумны тәшкил итә. Моны ничек исәпләргә?

Гаиләнең соңгы 12 айда эшләгән керемен 12гә бүләргә кирәк. Килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләбез. Яңа туган бала да исәпкә алына. Әйтик, дүрт кешелек  гаиләнең уртача айлык кереме 40 мең сум килеп чыкты, ди. 40 : 4  = 10 мең сум килеп чыга. Бу – бер гаиләдәге бер кеше башына килеп чыккан сумма. 10 мең < 14 034, димәк, гаиләнең ана хакын өлешләп алырга хокукы бар.  Балага 1,5 яшь тулганчы, ай саен 8896 сум түләнеп барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading