16+

«Иртән ашамыйм» диючеләргә кисәтү: бу гадәт хатын-кыз сәламәтлегенә тәэсир итә

Күпләр иртәнге ашны вакыт җитмәүгә яки аппетит булмауга сылтап калдыра.

Күпләр иртәнге ашны вакыт җитмәүгә яки аппетит булмауга сылтап калдыра.

Әмма белгечләр кисәтә: хатын-кызлар өчен бу гадәт зыянсыз түгел.

Диетолог Ольга Редина аңлатуынча, хатын-кыз организмы иртәнге энергия җитмәүгә аеруча сизгер. Озак вакыт ач йөрү стресс гормоны — кортизолның артуына китерергә мөмкин.

Бу нәрсә аңлата соң? Организм «куркыныч» режимына күчә:
* гормональ баланс бозыла
* кәеф үзгәрә
* хәлсезлек барлыкка килә
* хәтта менструаль циклга да йогынты ясарга мөмкин

Белгечләр фикеренчә, бу хатын-кызларның эндокрин системасы нечкәрәк көйләнгән булу белән бәйле. Шуңа күрә иртәнге аш — гади гадәт кенә түгел, ә сәламәтлекне саклауның мөһим өлеше.

Ир-атларда мондый реакция азрак күзәтелә, әмма бу иртәнге аш кирәк түгел дигән сүз түгел. Шулай да табиблар бер нәрсәне ассызыклый: һәр организм — аерым. Әгәр кеше иртән үзен яхшы хис итә, ачлык тоймый икән, иртәнге ашны бераз соңракка күчерергә мөмкин.

Диетолог аксымнар (йомырка, эремчек), файдалы майлар (чикләвекләр), катлаулы углеводлар (ботка) кулланырга киңәш итә. 
Мәсәлән, йомырка, эремчек, җиләк-җимешле йогурт яки чикләвекле ботка — көнне дөрес башлау өчен яхшы вариант.

Иртәнге аш — фигура өчен куркыныч түгел, киресенчә, организм өчен «старт төймәсе». Аның турында оныту сәламәтлеккә сиздерми генә зыян салырга мөмкин. Кайчак иң гади гадәтләр — иң мөһим саклану чарасы да була.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading