16+

Тинчурин театрында яңарыш: «Әни килде» сәхнәгә кайта

Бу атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шәриф Хөсәенов әсәре буенча “Әни килде” спектакле премьерасы көтелә.

Бу атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шәриф Хөсәенов әсәре буенча “Әни килде” спектакле премьерасы көтелә.

Шул уңайдан әлеге спектакльдә уйнаучы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин белән аралаштык.

Алмаз абый, Ш. Хөсәеновның бу әсәре белән күпләр таныш. Аның кабаттан сәхнәгә менүе сөендерә. Сез бу спектакльдә кемне уйныйсыз? 

– Тинчурин театры сәхнәсендә бу инде икенче тапкыр куелыш. Беренче тапкыр ул “Әниемнең ак яулыгы” дигән исем белән 80 нче елларда бара, аны Марсель Сәлимҗанов куя. Быел инде Айдар Җаббаров бу әсәргә мөрәҗәгать итте. “Әни килде”нең сәхнәгә менүе сөендерә, монда мәңге актуаль тема. Ул бик тәрбияви спектакль һәм мин анда сугыштан яраланып кайткан, аягында протез булган Инсаф ролен уйныйм. Элегрәк бу рольне Камал театрында Ринат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин уйнаган, Тинчурин театрында Марсель Җаббаров. Мондый актерлардан соң уйнау бик куркыныч, дулкынландыра. Олпат артистлар бит, тамашачы чагыштырачак инде. Ләкин ул вакытта бер төрле куелса, хәзер башкача. Барыбыз да төрле бит. Спектакль матур гына килеп чыгар дип уйлыйбыз, тамашачыларны көтеп калабыз. 
Бүгенге көндә модный сүз белән әйткәндә, сезнең хәзер “прайм-эра” дияргә була: Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре”ндә Мөбәрәкне уйнадыгыз гына, бу сезонның икенче премьерасында да игътибардан читтә калмагансыз. 

– Мин моны алай ук дип кабул итмим. Менә шулай Айдар Җаббаров куйган ике спектакльдә рәттән уйнау килеп чыкты. “Әни килде”гә беренчерәк тотынган идек, аннары аны туктатып “Казан егетләре”нә алындык та, шуны чыгардык. Прайм-эра дип әйтмәс идем. Монда сезон буена 4-5 премьерада катнашучы артистлар да бар. Әйе, алар икесе дә халыкка яхшы таныш әсәрләр. Мин уйнаган бу ике роль дә танылмаган, вак персонажлар дип әйтмәс идем. Аеруча җаваплылык таләп итә торган рольләр. 

– “Әни килде”дәге образыгыз “Казан егетләре”ндәге Мартыныч-Мөбәрәктән нәрсәсе белән аерыла? 
– Болар капма-каршы, бер-берсенә бөтенләй охшамаган рольләр. “Казан егетләре” комедия. Ул җиңел генә, күтәренке кәефтә карый торган спектакль. Мөбәрәк тә шундый хәйләкәр, оста, шома агай. Анда уйнаучы артистлар арасында мин иң олысы. “Әни килде” драма, ә Инсаф аз сүзле, ләкин батыр йөрәкле, сугышны үткән инвалид ир-ат. Монда миннән дә олырак Нуретдин абый Нәҗмиев, Ләлә апа Миңнуллина белән уйныйм. Үзебезнең шундый олуг, халык артистлары белән уйнау да сөендерә. 

– Бу сорау үземә дә бик мәгънәсез булып тоела, әмма сорыйсым килә. Кайсы рольне “тудыру” кыенгарак туры килде? 
– Һәрберсенең үз җиңеллеге, үз кыенлыгы инде. Болай берсен дә авыр чыгардык дип әйтмәс идем. Айдар Тәлгатович белән дә әле яңа эшли башладык бит, барыбызга да кызыклы: без аны өйрәнәбез, ул – безне. 

Таңсылу Мостафина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading