16+

Анда ел саен 9000 бала туачак: Казанда перинаталь үзәк ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Республика клиник хастаханәсе каршында Перинаталь үзәкнең яңа корпусын ачу тантанасы булды.

Анда ел саен 9000 бала туачак: Казанда перинаталь үзәк ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Республика клиник хастаханәсе каршында Перинаталь үзәкнең яңа корпусын ачу тантанасы булды.

Әлеге корпус Республика көне алдыннан ук пациентлар өчен ишекләрен ачкан иде инде. Бу юлы Татарстан өчен мөһим булган вакыйгада Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Презденты Рөстәм Миңнеханов, Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов башка рәсми кунаклар да катнашты.



- Татарстан һәрчак бер адымга алда бара. Бик катлаулы, амбициоз мәсьәләрне чишүдә өлгерлек күрсәтәсез. Үзәкне әле декабрьдә генә ачу планлаштырылган иде, бу кыска срок эчендә төзелешне тәмамлау авыррак булыр иде дип уйлаган идем. Ә перинаталь үзәк нәкъ ана баланы карында йөрткән кебек, тугыз ай эчендә өлгерде. Хастаханә югары технологик дәрәҗәдә төзелгән, ул Россия, Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә мөһим өлеш кертәчәк. Татарстанда ел саен 57 мең бала туа. Заманча җайланмалар белән җиһазландырылган перинаталь үзәктә елына 9 мең бала туачак дип планлаштырыла. Перинаталь үзәк күпләргә тормыш, сәламәтлек, иминлек бүләк итәр дип ышанам, - диде Ольга Голодец.



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзәккә ихтыяҗ зур булуын искәртеп узды.
- Казан, Чаллы - туучылар саны күплеге буенча лидер шәһәрләр. Перинаталь үзәкнең мөмкинлекләре зур. Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында үлем очраклары кимеде. Киләчәктә бу санны тагын да киметергә уйлыйбыз. Мондый объектлар яшәү сыйфатын үзгәртергә сәләтле, - ди Президент.



30 ел эчендә перинаталь үзәктә 65 356 бала туган. Биредә җитлекми туган сабыйларга югары технологияле, сыйфатлы ярдәм күрсәтеләчәк, патологияләре булган хатын-кызларны дәвалаячаклар. Авыр хәлдә туган сабыйларга беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр, заманча җиһазлар бар. Бала тапканнан соң аналарга нарасый белән бер бүлмәдә булу, туганнары, ире белән очрашу мөмкинлеге дә тудырылган. Хәзер декрет ялында утыручы күпбалалы ана Гөлнара Имамиева өч баласын да перинаталь үзәктә тапкан.



- Ул чакта хастаханәнең яңа корпусы төзелмәгән иде әле, табиблар, персоналның тәҗрибәле, ягымлы булуы истә калган, - дип хатирәләре белән уртаклашты Гөлнара. Ә менә тантаналы ачылыш көнне бала тудыру йортыннан өенә чыгучы Альбина Лапаевага бәхет елмайган.



- Икенче баламны да кесарев кисеме белән табарга туры килгәч, мине бирегә Биектаудан җибәрделәр. Ун елдан соң, бер көн аерма белән генә икенче улымны таптым. Үзәктә барлык шартлар да тудырылган, табиблар игътибарлы, киләчәктә малайларыма бер кыз алып кайтырга да уйлап торам әле, - ди Альбина.



Чара кысаларында республика клиник хастаханәсендә алдынгы нәтиҗәләр күрсәткән медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, республика хастаханәләре баш табибларына "ашыгыч ярдәм" машиналары - реанимобиль ачкычлары тапшырылды.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading