Әгәр дә бу дөнья гел без хыялланганча гына барса, без инде, юләр әйтмешли, әллә кайчан коммунизмда яшәргә тиешле кешеләр идек.
Хыяллану дигәннән, узган гасыр азагында Казан вертолет заводында «Ансат» дигән җиңел вертолет төзергә тотынгач та, без аны 2012 елда инде күпләп сата башларга дип зур планнар корган идек. Тик, ни кызганыч, бу теләк тә әлегә коры хыял гына булып калыр, ахрысы. Чөнки моңа ирешүдә киртәләр килеп туды.
Мәгълүм ки, Россияне үзебездә җитештерелгән җиңел вертолетлар белән тәэмин итү ниятеннән, 1993 елда Казан вертолет заводында махсус конструкторлык бюросы оеша. Аңарчы барлык авиакомпанияләрдә сораштыру үткәрелә. Янәсе, яңа вертолетны нинди итеп күрәсез. Күпчелекнең фикере - аның авырлыгы 3 тоннадан да артырга тиеш түгел. Озак та үтми, яңа боралакның проекты дөнья да күрә. Аңа «Ансат» дигән исем дә кушалар. Ягъни ул төзелеше ягыннан да әллә ни катлаулы түгел, идарә итү өчен дә бик гади. Әлбәттә, бәясе дә моңарчы бездә чагыштырмача иң җиңел вертолетлардан саналган Ми-24кә караганда ике тапкырга арзанрак.
Россиянең «Авиапорт» аналитик хезмәте җитәкчесе Олег Пантелеев сүзләренә караганда, «Ансат» - күпмаксатлы вертолет. Аны йөк һәм пассажир ташу өчен дә, төрле коткару операцияләре үткәргәндә, ашыгыч медицина ярдәме, разведка өчен һәм хәрби штурмовик буларак та кулланырга була. Иң мөһиме: ул пилотларны очарга өйрәтү өчен бик кулай. Оборона министрлыгы аны нәкъ менә шул максатта күпләп сатып алырга тели дә инде. Сәгатенә 285 километр тизлек белән 635 чакрым араны туктаусыз очып үтәргә сәләтле бу машина, дөрестән дә, Россия авиаторларының күптәнге хыялы. Илдәге вертолет төзелешенең киләчәген гәүдәләндерә торган «Ансат» 2009 елда МАКС авиасалонында да күрсәтелә. Казан вертолет төзүчеләре аның гражданнар һәм хәрби максатларда кулланыла торган ике модификациясен тәкъдим итә. Дөрестән дә, әле үрнәк рәвешендә генә ясалган булсалар да, әлеге машиналар күргәзмәдә шактый зур кызыксыну уята.
«Финанс Менеджмент» идарә компаниясе эксперты Дмитрий Баранов әйтүенчә, 2010 елда Россия вертолет заводларында төрле модификациядәге барлыгы 214 боралак ясап чыгарганнар. Аның сиксәнен - безнең Казанда. КВЗ тоткарлыксыз эшләсен өчен, аңа ел саен 200 тирәсе двигатель кирәк. «Ансат» өчен исә аларны моңарчы Канададан сатып алалар иде. Ә Ми-8, Ми-17 һәм Ми-26 вертолетларына көч агрегатлары башлыча Украинадан кайтартыла. Һәм менә «Ансат»ка да Украина двигателен кую өчен, Россия Оборона министрлыгы белән Украинаның «Мотор Сич» компаниясе арасында килешү төзелә. Алай гына да түгел, 2009 елда МС-500В двигательләрен Казанның үзендә җитештерү турында сөйләшүләр дә башлана.
Тик «Россия вертолетлары» холдингы ни сәбәпледер әлеге проекттан баш тартты. «Мотор Сич» компаниясе идарәсе президенты Вячеслав Богуслаев «Коммерсант-Украина» газетасына биргән интервьюсында моны, һич аңлап булмый торган гамәл, дип атый. Уртак көч белән җитештереләчәк МС-500В двигательләре Россия вертолетларындагы Америка һәм Канадада эшләнгән көч агрегатларын алыштырырга тиеш иде. Һәм бу - Украина өчен дә, Россия өчен дә отышлы вариант. Бүген Россиядә «Авиасәнәгатьне 2015 елга кадәр үстерү стратегиясе» гамәлдә булганда, моның әһәмияте аеруча зур, чөнки Оборона министрлыгы «Ансат» вертолетларын инде быел ук сатып алырга әзер. Бу 2011-2020 елларда илне коралландыру программасында да каралган.
Ни өчен безнекеләр әлеге проекттан кинәт баш тарткан? Әлегә моңа анык кына җавап биргән кеше юк. «Авиапорт» аналитик хезмәтенең җитәкчесе Олег Пантелеев фикеренчә, баш тартуның сәбәбе - Украина «Мотор Сич» компаниясенең акцияләрнең контроль пакетын Россия «Оборонпром»ына сатарга теләмәвендә. Ягъни Украина йөгән башын үз кулында гына тотмакчы. Ә бу исә безгә алга таба аңа төрле таләпләр куярга мөмкинлек бирәчәк. Хәер, әле кайчан гына газ үткәргече тирәсендә купкан ыгы-зыгыны истә тотканда, моңа ышану кыен түгел анысы. Тик менә бу хәл Казан вертолет төзүчеләрен генә бер дә сөендерми. Инде дөнья базарына чыгарга әзер «Ансат»ның алдагы язмышы һаман да билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар