16+

«Антарктида безне көтә»

Башкаланың «Ышанычлы машиналар. Тимер кешеләр» экспедициясе 14 мартта Казанга кайтты. Батыр йөрәкле дайверларны республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин хөрмәтләп каршы алды.

«Антарктида безне көтә»

Башкаланың «Ышанычлы машиналар. Тимер кешеләр» экспедициясе 14 мартта Казанга кайтты. Батыр йөрәкле дайверларны республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин хөрмәтләп каршы алды.

«Салкынлык Полюсы» проектының авторы, «Рус география җәмгыяте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер: «Куйган максатыбызга ирештек. Бурыч үтәлде», - дип рапорт бирде. Алексей Песошин дайверларны зур җиңүләре белән котлады. Дмитрий Шиллер сөйләгәнчә, безнекеләр Якутиянең Салкынлык Полюсы дип йөртелүче Лабынкыр күлендә су астына 52 метр 30 сантиметр, ә Ворота күлендә 59 метр 60 сантиметр тирәнлеккә төшкән. Бу ике күрсәткеч тә дөнья рекорды, чөнки 50 градуска якын салкынлыкта әле бер кеше дә бу кадәр тирәнлеккә төшә алмаган. Экспедиция әгъзаларына карлы-буранлы юлларны узарга «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең Магадандагы вәкиллеге ярдәм иткән. Дайверлар суга күл өслегендәге 120-140 сантиметр калынлыгындагы бозга бәке ясап чумган. Өскә чыкканда киемнәре секундлар эчендә бозланып катканлыктан, егетләрне күтәреп диярлек җылытылган чатырга керткәннәр.
«Экспедициядә авырлыклар күп булды, ләкин төшенкелеккә бирелмәдек. Хәзер инде Арктикага һәм Антарктидага сәяхәт ясарга уйлап торабыз», - дип, киләчәккә билгеләнгән «серне» дә чиште Дмитрий Шиллер. Күлләрнең төрле тирәнлегеннән алынган су һәм туфрак фәнни тикшеренүләр өчен чит илләргә дә җибәрелгән. «Ышанычлы машиналар. Тимер кешеләр» экспедициясен «Discovery» һәм «National Geographic» телеканаллары да фильмга төшергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading