16+

Апрельдә пенсияләр артып килә

1 апрельдән пенсияләрнең күләме артты: картлык, инвалидлык һәм тукландыручысын югалту буенча түләнә торган хезмәт пенсияләренә 3,3 процент, ә социаль пенсияләргә исә 1,8 процент өстәләчәк.

Апрельдә пенсияләр артып килә

1 апрельдән пенсияләрнең күләме артты: картлык, инвалидлык һәм тукландыручысын югалту буенча түләнә торган хезмәт пенсияләренә 3,3 процент, ә социаль пенсияләргә исә 1,8 процент өстәләчәк.

Шул рәвешле хезмәт пенсияләренең уртача күләме хәзер 10 мең 236 сумга тигезләште (327 сумга күбрәк). Картлык буенча хезмәт пенсияләре, 340 сумга артып, 10 мең 645 сум булды, инвалидлык буенча түләнә торган пенсияләр - 6 мең 651 сум (ул 212 сумга артты). Тукландыручысын югалтучыларга исә 6 мең 550 сум түләнә - ул 209 сумга артты. Пенсия­ләр­нең үсеше барлыгы 37 миллион пенсионерга, шулай ук дәүләтнеке белән бергә картлык буенча хезмәт пенсиясе ала торган (аның билгеләнгән база күләменнән тыш) 550 мең хәрби пенсионерга кагыла. Социаль пенсияләрне исә Россиядә 3 миллионга якын кеше ала. Апрельдән шулай ук ЕДВ (ай саен түләнә торган акча) күлә­ме дә 5,5 процентка артты.
Исегезгә төшерәбез, пенсияләр соңгы тапкыр 1 февральдән арткан иде (6,6 процентка).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading