16+

Арендалы торак дүрт төрле вариантта тәкъдим ителәчәк

Татарстанда арендалы торак дүрт төрле вариантта төзелергә мөмкин. Алар - «эконом», «эконом +», «стандарт» һәм «комфорт» классындагы тораклар.

Арендалы торак дүрт төрле вариантта тәкъдим ителәчәк

Татарстанда арендалы торак дүрт төрле вариантта төзелергә мөмкин. Алар - «эконом», «эконом +», «стандарт» һәм «комфорт» классындагы тораклар.

«Эконом» тибындагысы тулай торак бүлмәсенә, ә «Эконом+»ы кунакханә бүлмәсен хәтерләткән фатирларга, ягъни халык телендәге гостинкага охшаячак. Бу кече мәйданлы тораклар бары арендага бирү өчен генә каралачак. «Стандарт» тибындагы фатирлар уртача уңайлыктагы социаль ипотека фатирларын хәтерләтәчәк. «Комфорт» исә, исеменнән үк күренгәнчә, югары уңайлыклары булуы белән аерылып торачак. Соңгы ике типтагы тораклар исә, биш еллап арендалаганнан соң, сатуга да куелырга мөмкин.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының «Россия гражданнарына - үтемле һәм уңайлы торак» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиясе белән парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының берләштерелгән утырышында ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин хәбәр итте.
Быелга арендалы торак төзелеше планына Казанның Павлюхин урамында квалификацияле яшь белгечләр өчен 112 мең кв метр мәйдандагы күпфункцияле комплекс (60 мең кв метрын озак вакытлы арендага бирү ниятләнелә) төзелеше һ.б. кертелгән.
Хәзер РФ Дәүләт Думасы каравына коммерцияле булмаган наймга кагылышлы закон проекты әзерләнә. Яңа федераль канун кабул ителә калганда, РФ Торак кодексында «наймга (арендага) бирелә торган йорт» дигән төшенчә барлыкка киләчәк. Шулай ук Кодекска «коммерцияле булмаган максатта файдаланучы торак фонды» дигән төшенчә дә кертелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading