16+

Арта, бетә, тыела: 2020 ел алып нинди үзгәрешләр алып киләчәк?

Ел башыннан илдә һәрчак үзгәрешләр була. Бигрәк тә күпчелек кануннарның үз көченә керү сәбәпле, тормышлар «яңарып» китә. 2020 елда безне нәрсәләр көтә соң?

Арта, бетә, тыела: 2020 ел алып нинди үзгәрешләр алып киләчәк?

Ел башыннан илдә һәрчак үзгәрешләр була. Бигрәк тә күпчелек кануннарның үз көченә керү сәбәпле, тормышлар «яңарып» китә. 2020 елда безне нәрсәләр көтә соң?

Шәрабка бәяләр артачак

1 гыйнвардан ук кибетләрдәге шәрабның бәясе өскә үрмәләде. Бу акцизларның артуы белән бәйле. 2020 елда бер литрга акциз күләме 31 сум булачак. Тик бәяләр үсеше моның белән генә тукталмый. Алдагы елларда да шәрабка акциз кыйммәтләнә: 2021 елда – 32, 2022 елда 33 сум тәшкил итәчәк.

Шампан шәрабы белән дә шул ук хәл. 2020 елда бер литр шампан шәрабының акцизы 40 сум булса, 2022 елда 43 сумга кадәр җитүе көтелә.

Автомобильләр кыйммәтләнә

Әгәр дә машина алырга уйлап йөрисез икән, бу теләгегезне узган ел тормышка ашырасы булган. Яңа елда утильләштерү ставкаларының 110,7 процентка артуы фаразлана. Шул сәбәпле, җиңел машиналарга бәя дә артачак. Белгечләр бәя арту машинаның ат көченә бәйле булуын да ассызыклый.

Совет кануннары үз көчен югалта

2019 елның 11 сентябрендә үк Премьер-министр Дмитрий Медведев 2020 елның 1 гыйнварыннан СССР һәм РСФСР вакытларында кабул ителгән кануннар эшчәнлеген туктатырга йөкләмә биргән иде. Сүз 20 меңнән артык канун актлары хакында бара.

Шунысы кызык: ул кануннарның өчтән бер өлешен хокукый базаларда табып булмый икән. Кайберләре аерым бер актларга сылтама рәвешендә генә язылган булган.

Вокзалда бәдрәф – бушка

1 гыйнвардан алып вокзаллардагы бәдрәфләргә кергән өчен акча алынмаячак. Әмма бу барлык вокзалларга да кагылмый. Бары поездлар ерак юлларга кузгала торган һәм Мәскәү вокзаллары гына әлеге исемлеккә кергән.

Хезмәт кенәгәсе электрон булачак

Традицион документлар электрон вариантка күчә бара. Чират хезмәт кенәгәләренә дә җитте. 2021 елда эшкә урнашучыларга кәгазь кенәгәләр бөтенләй дә бирелми башлый.

Әгәр дә киләсе елларда кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тарту теләге туса, моны бер кыенлыкларсыз эшләп була.
Электрон хезмәт кенәгәсе хәзергесеннән әллә ни аерылымый. Анда кешенең хезмәт периоды һәм кайда эшләве, квалификациясе, эшкә кайчан урнашуы һәм эштән кайчан китүе, ни сәбәпле хезмәт килешүе өзелүе хакында барлык мәгълүматлар да языла.

Электрон кенәгәнең тагын бер уңай ягы – әгәр дә аның өземтәсе (выписка) кирәк икән, ул документны күп функцияле үзәктән генә дә барып алып була. Соңгы эш урыны хакындагы мәгълүматны да күп функцияле үзәк хезмәткәрләре кәгазьгә бастырып бирергә хокуклы.

Минималь хезмәт хакы арта

Яңа елда булачак тагын бер сөенечле хәбәр – минималь хезмәт хакы 7,5 процентка, ягъни 850 сумга артачак. Узган ел аның күләме 11 мең 280 сум булса, быел 12 мең 130 сум дип билгеләнә.

Салымнан азат ителүчеләр

Яңа кабул ителгән кануннар нигезендә, студентлар, курсантлар, ординаторлар, стажер-ассистентлар, адъюнктлар, аспирантлар, матди ярдәм 4 мең сумнан артмаган очракта, кертемгә булган салымнан азат ителә.

Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр дә салым түләмәячәк. Теракт вакытында, табигать бәла-казаларында зыян күргәннәргә фатирларын арендага бирүчеләр НДФЛ түләмәячәк. Әмма ул аренда өчен федераль бюджет акчасы тотылу шарт итеп куела.

50 сумлык ярдәм бетерелә

Быелга кадәр 1,5 яше тулган балаларга пособие түләү тәмамланганнан соң, 50 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә иде. Быелдан андый түләүләр бетерелә. Дөрес, әгәр дә әни кеше ай саен 50 сум алып бара икән, балага өч яшь тулганчы матди ярдәм туктатылмаячак.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе арта
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 6,6 процентка арттыру фаразлана. 1 апрельдән исә пенсияләр күләме 7 процентка артачак. Индексация якынча 31 миллион эшләмәүче пенсионерга кагыла. Шул рәвешле, Россиядә пенсиянең уртача күләме 16,4 мең сум булыр дип фаразлана.

Пошлина үсә

2020 елда чит илдәге сайтлардан сатып алынган товарның  суммасы 200 евродан арта икән, пошлина түләргә туры киләчәк. Моңа кадәр бу сумма 500 евро тәшкил итә иде. Әмма пошлинаның күләме, элеккеге кебек, товар бәясенең 30 процент күләмендә түгел, ә 15 процентын гына түләтүне күздә тота.

Авырлыкка килгәндә, заказ 31 килограммга кадәр булганда, аңа пош­лина түләү каралмаган. Бу кагыйдә Яңа елда да үзгәрешсез кала.

Туктап тору тыела

Федераль әһәмияткә ия булган Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севас­тополь шәһәрләрендә фургоннарны һәм таксиларны ишегалларында калдыру тыелачак. Калдырган очракта исә эвакуатор чакырту каралган.

Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading