16+

Артыгын кыланмагыз: Казан ишегалларында сезне видеокамера төшерә

Татарстан башкаласында хәзер йортлар һәм мәктәпләр тирәсенә чүп ташлаучыларны, кече архитектура корылмаларын ватучыларны, автомобильне урлап китәргә маташучыларны "койрыкларыннан" гына эләктереп алачаклар.

Артыгын кыланмагыз: Казан ишегалларында сезне видеокамера төшерә

Татарстан башкаласында хәзер йортлар һәм мәктәпләр тирәсенә чүп ташлаучыларны, кече архитектура корылмаларын ватучыларны, автомобильне урлап китәргә маташучыларны "койрыкларыннан" гына эләктереп алачаклар.

Мәгълүмати технологияләрне һәм элемтәне үстерү буенча 2017-2019 елларга исәпләнелгән "Электрон Казан" программасын гамәлгә ашыру башланды.

- Казанда 1270 йорт 4330 видеокамера ярдәмендә күзәтүдә астына алынган инде. Быел 2000 йортка, ә "Имин шәһәр" проекты кысаларында барлыгы 4143 күпфатирлы йортка видеокамера куелачак. Видеоҗиһазлар урнаштырган өчен торак милекчеләреннән түләү алынмый,-диде шәһәр башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Программага 561,6 миллион сум билгеләнгән. Әлеге акчаның 449 миллион сумы шәһәр бюджетыннан, калган өлеше-республика һәм инвесторлар чыганаклары. Бюджет беренче чиратта мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка социаль учреждениеләрне видеокамералар белән җиһазлауга тотыла.
Йортны яхшы күзәтчелектә тоту өчен кимендә-3, ә иң күбе 16 видеокамера кирәк. Бер видеокамера хезмәте аена 600 сумга төшә.

- Күпфатирлы гадәти йортлар, торак-төзелеш ширкәтләре, кооператив йортлар милекчеләре ничә видеокамера куюны, соңыннан хезмәт күрсәтүгә түләү тәртибен гомүм җыелышта үзләре хәл итәләр. Әйткәнемчә, видеокамералар урнаштыру өчен түләү алынмый, бу эшләр бюджет хисабыннан башкарыла. Кешеләр автомәйданчыкларга, подъездларга берничә камера куерга теләргә мөмкин,-диде Рифат Ханнанов.

Шәһәр башкарма комитеты инде хәзер дә муниципаль хезмәтләрнең унбер төрен электрон рәвештә күрсәтә. Шулардан иң активлары: ЗАГСта никахны, туу һәм үлем фактын теркәү, торак ихтыяҗы чиратына басу, торак мәйданны үзгәртеп планлаштыруны раслау, торак мәйданны- торак булмаган яки торак булмаган мәйданны торакка әйләндерү. Быел сабыйларның балалар бакчаларына кабул ителүен, шулай ук архив белешмәләрен һәм документлар күчермәләрен бирүне электрон тәртиптә башкаруга күчү ниятләнелә.

Казанда муниципаль учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә "электрон чират" сервисы тагын да киңрәк кулланышка кертеләчәк. Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендә бу алым инде 2016 елның март аеннан гамәлдә.

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканада мәгълүмати технологияләрнең зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Ахитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә электрон рәвештә хезмәт күрсәтүнең куелышын аерым игътибарга алырга чакырды.



Фото: www.pro-video.pro

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading