16+

Ашлык бәяләре арту ипи бәясе күтәрелүгә китермәсме?

Ашлык, шикәр комы сатып алу бәяләре арту җитештерелгән продукция бәясе күтәрелүгә китермәсме? Киләсе ел уңышы яхшы булсын өчен бүгеннән нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәк?

Ашлык бәяләре арту ипи бәясе күтәрелүгә китермәсме?

Ашлык, шикәр комы сатып алу бәяләре арту җитештерелгән продукция бәясе күтәрелүгә китермәсме? Киләсе ел уңышы яхшы булсын өчен бүгеннән нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәк?

Республика федераль үзәктән нинди ярдәмгә өметләнә ала һәм күрсәтелгән ярдәм авыл хуҗалыгы министрын канәгатьләндерәме? Журналистлар белән очрашуда әлеге һәм башка күп сорауларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җавап бирде.   

Бәяләр

Узган ел белән чагыштырганда, уңыш кимрәк булу сәбәпле, икмәк һәм шикәр бәяләренең югары булуы, бәрәңгегә сорау артуы сөендерә, әлбәттә. Былтыр  белән чагыштырганда, быел икмәк бәяләре ике тапкырга артып, 9-10 сумны тәшкил итә.

Узган ел шикәр комына бәяләр түбән булу сәбәпле, һәм федераль министрлыкның да киңәшләрен дә истә тотып, быел республикада шикәр чөгендерен утырту мәйданнары 10 мең гектарга киметелгән иде. Шуңа күрә  быел әлеге культура уңышының тулаем җыемы якынча 2 млн 200 мең тоннаны тәшкил итә. Узган ел әлеге күрсәткеч 3 млн 100 мең тонна иде. Аның каравы шикәр комының килограммы 40 сумга кадәр күтәрелде.

“Узган өч елда мондый бәянең булганы юк иде әле”, - ди министр.     
Ләкин бу, бер яктан караганда, аграрийлар, товар җитештерүчеләр өчен файдага булса, икенче яктан, кулланучылар өчен бик үк әйбәт түгел, чөнки бу әзер продукция бәясе артуга китерергә мөмкин. Моны министр да яшерми.

- Узган ел белән чагыштырганда быел ашлыкка бәя ике тапкырга артыграк. Мине бу канәгатьләндерә, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта миндә ике төрле хис. Икмәк – ул сәясәт, шуңа күрә аның бәяләрен бик игътибарлы күзәтергә туры килә. Бүгенге бәяләр он тарттыручыларга да, товар җитештерүчеләргә дә җитәрлек дәрәҗәдә оптималь, - диде Марат Готович.

Министрлык он тарттыручылар белән бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр уздырган инде. Әгәр шулай да социаль сортларга бәя артса, Татарстан хөкүмәте социаль ипигә субсидия бүлеп бирергә мөмкин.

Уҗым культуралары

Министр әйтүенчә, быелгы көз 2009 елга охшап, коры килде. Ә бит мондый көздән соң килгән 2010 елның җәе тарихта корылык белән истә калган иде. Ул чагында аграрийлар нибары 700 мең тонна гына ашлык җыеп алуга иреште. Ниндидер фаразлар бирергә иртәрәк булса да, Марат Әхмәтов киләсе елга әзерлек инде бүгеннән үк башлануына басым ясады.  
          
- Яхшы яңгырлар сентябрьдә дә, октябрьдә дә булмады. Дымлылык запасы нибары 45 мм ны тәшкил итә. Ә киләсе ел уңышы яхшы булсын өчен 180-200 мм явым-төшем явуы кирәк. Быел май-июль айларында кайбер районнарда күпьеллык планның 2-3 тапкырыннан кимрәк явым-төшем булды. Әмма тырышлык, алдынгы технологияләр аркасында, ситуациядән чыга алдык. Шуңа күрә без хуҗалыкларга туфракны көздән үк яхшы итеп эшкәртергә кирәклеген әйтәбез. Эшкәртелгән булса да, сөрүлек җирләрен кабаттан тирәнәйтергә кирәк, - ди министр.

Марат Әхмәтов уҗым культураларының да торышы борчуын яшермәде. Мәгълүм булганча, Татарстанда әлеге мәйданнар 550 мең гектарны тәшкил итә.

Быелгы көз коры килгәнлектән, уҗым культураларының хәле дә мактанырлык - түгел. Аеруча Татарстанның Идел аръягы районнары – Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Осланда уҗым культуралары соңгы көннәрдә генә әзрәк тишелеп чыкты. Аларның ничек кышлаячагын әлегә әйтеп булмый. Бүген барлык уҗым мәйданының яртысы шик астында. Без көзге культураларга һәрвакыт уңышны саклап кала торган культуралар буларак карый идек. Бу да уйланырга җирлек тудыра, - дип борчылуын белдерде министр.

Финанслау

Журналистлар белән аралашкан вакытта министр федераль үзәктән күрсәтелә торган ярдәмнән канәгатҗ булмавын әйтте.
 
- Мин үзем, гомумән, федераль үзәкнең авыл хуҗалыгына күрсәткән ярдәменнән канәгать түгел. Әле дә безнең иң зур ярдәм чыганагы булып авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, инвесторларның җәлеп иткән озак сроклы кредитларына субсидияләр исәпләнә. Киләсе елга да 2,5 млрд сум күләмендә ярдәм булачак.

Аның өстенә, бердәм субсидия дигән яңа категория кертелде. Ул бөтен юнәлешләрне берләштереп, төбәкләргә бүлүдән гыйбарәт. Ә төбәк кайсы тармакны мөһимрәк итеп саный, шушы юнәлешләргә билгели ала. Бу  үзебезгә үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, максатчан күрсәткечләрне тәэмин итүче ярдәм суммасы бар, - диде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, киләсе елга да федераль үзәктән зур ярдәм планлаштырылмый.
Әле инвестицияле кредитларның бер өлеше дә кими бара. Федераль бюджеттан әлегә расланган ярдәм күләме - 6,5 млрд сум. Шуның кадәрле үк ярдәмне республика бюджеты да күрсәтә. Бу авыл хуҗалыгы өчен зур акча түгел, - диде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, Россиягә авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртү өчен ярдәм ким дигәндә ике тапкырга арттырылырга тиеш. Җирнең егәрлеген, аның коралланышын үстерергә кирәк. Алдагы өч ел эчендә дә, 100 гектарга күчереп исәпләсәк, ким дигәндә 200 ат көче белән кораллану сорала. Ә аның өчен көчле, куәтле дәүләт программалары булырга тиеш.

- Фермер яки хуҗалык җитәкчесе: “Һай, ничек чыгып, чәчү эшләрен ничек башкарыйм икән”, - дип борчылырга тиеш түгел. Урак вакыты җиткән икән, иген өлгергәннән соң аны атна-ун көн эчендә җыеп алырга тиеш. Быел урып-җыюга һава шартлары идеаль булды, әмма югалту барыбер бар. Чеметеп кенә яуган яңгырлар туфракның өстенә дым бирде, өстә калган орлыклар хәзер тишелеп чыкты. Ул – ким дигәндә һәр гектардан икешәр центнерга якын югалту дигән сүз. Без көн саен: “Җирне сукалагыз, тирәнрәк сөрегез”, - дип торабыз. Әгәр дә көчең җитәрлек булса, болай кычкырып торуның кирәге юк. Россиягә иң төп юнәлешне техник коралланылышка бирергә кирәк, - диде Марат Әхмәтов.

Фото: 1zoom.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading