16+

Ашыгыч ярдәм ашыгырмы?

 Яки Чемпионат көннәрендә медицина ярдәме ничек күрсәтеләчәк?

Ашыгыч ярдәм ашыгырмы?

 Яки Чемпионат көннәрендә медицина ярдәме ничек күрсәтеләчәк?

«Күпләребез спорт ярата, шуңа күрә Дөнья чемпионаты безнең өчен бик зур вакыйга. Мин моны хәтта гасырның иң төп чарасы дип әйтер идем. Әлеге чарага без күптәннән әзерләндек», – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов журналистлар белән очрашуда. 

Җитәкче сүзләренә караганда, Чемпионат көннәрендә халыкның (уенчыларның, җанатарларның) медицина белән тәэмин ителешен 325 кеше кайгыртачак. Татарстан өчен мөһим вакыйга вакытында берьюлы 26 бригада, 25 мобиль бригада һәм 12 медицина пункты эшләячәк. 

Аңлашыла инде, һөнәри осталыкларыннан тыш, табибларга чит телләрне дә чарларга туры килгән. Моннан кала, башка илләрдән килгән җанатарлар белән уртак тел табарга волонтерлар да ярдәмгә киләчәк. 
– Хезмәткәрләрне без Конфедерацияләр Кубогы вакытында ук сайлап ала башлаган идек. Аңа кадәр Универсиада, Спортның су төрләре буенча чемпионатны уздырдык. Күпләр Сочида узган Олимпиадада да катнашты. Шуңа күрә Чемпионат көннәрендә эшләячәк табиблар утны да, суны да кичте дип әйтә алабыз, – диде Илдар Фатыйхов.

Медицина хезмәткәрләре махсус киемнәр белән тәэмин ителәчәк, аларның ашау якларын да кайгыртачаклар. 
Төп игътибар беренче чиратта, әлбәттә инде, вакыйгалар барган урынга – «Казан-Арена»га юнәлтелә. Биредә 11 медицина пункты, шул исәптән тамашачылар өчен төп клиника, 20 мобиль медицина бригадасы, 16 ашыгыч ярдәм бригадасы эшләячәк. 

Икенче урын – Җанатарлар фестивале уза торган мәйдан. ФИФА таләпләре буенча, монда биш реанимацион ятаклы медицина пункты, биш мобиль медицина бригадасыннан кала, биш ашыгыч ярдәм бригадасы дежур торачак. 

Мәгълүм булганча, Австралия, Колумбия һәм Японияның футбол командалары Казанда яшәргә теләк белдергән. Башка шәһәрләргә матч вакытында алар барып кына кайтачак. Спортчылар өчен тренировкалар мәйданы да каралган. Кирәк булганда тиз арада медицина ярдәме күрсәтер өчен, һәр командага ашыгыч ярдәм бригадалары беркетелгән. Уенчылар Казанда вакытта алар һәрвакыт янәшәдә булачак. Шундый ук тәртип дөньяның иң яхшы уенчылары яши торган Казан отельларында да каралган. 

Хастаханәләргә килгәндә, ФИФАның тикшерүен ике клиника узган. Алар – стационар һәм махсуслашкан медицина ярдәме күрсәтер өчен республика клиник хастаханәсе һәм Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсе. Биредә Чемпионат кунаклары өчен аерым бүлекләр булдырылган. Шулай ук аларны берничә стоматология клиникасы һәм йогышлы авырулар хастаханәсе дә кабул итәргә әзер. 
– Ашыгыч ярдәм бригадаларына чит ил кунаклары гына түгел, барлык җанатарлар да мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта шәһәр халкына медицина ярдәме дә тиешенчә күрсәтеләчәк, – дип ышандырды министр урынбасары. 

ФИФА ярышларының Казандагы баш табибы Арслан Вәлиев әйтүенчә, башкала клиникалары ФИФА куйган таләпләргә әзер. Быелның гыйнварында Бөтенроссия медицина катастрофалары үзәгендә ике тренер-инструктор укытылган. Алар исә апрельдә Чемпионат вакытында эшләячәк медицина хезмәткәрләренә тренинглар уздырган. 
– ФИФАның таләпләре бик катгый. Стадионда да, Җанатарлар фестивалендә дә табибларга мөрәҗәгать иткән кешегә өч минут узганчы медицина ярдәме күрсәтелә башларга тиеш. Хастаханәгә илтеп җиткерү вакыты – 15 минут. Моңа кадәр без бу эшләрне хәтта тизрәк тә башкара идек. Моның өчен һәр кеше үз эшен бик яхшы белергә тиеш, – диде Арслан Вәлиев. 

Таләпләр катгый булса да, Конфедерацияләр Кубогы вакытында ФИФА оештыручыларга кисәтү ясамаган. 
– Һәр команданың үз табибы бар. Ул, шәһәргә килгәч беренче эш итеп, уенчыларны дәвалар өчен ФИФА тәкъдим иткән хастаханәләрне тикшерә. Моңа кадәр кисәтүләр алганыбыз булмады, киресенчә, безне күпләр тәҗрибә уртаклашырга чакыра, – диде Арслан Вәлиев. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading