16+

Ашыгырга да, борчылырга да кирәкми: «Татфондбанк» клиентларына акчаларын кайтара башладылар

Ашыгырга да, борчылырга да кирәкми: «Татфондбанк» клиентларына акчаларын кайтара башладылар

Бүген, 26 декабрь көнне, "Татфондбанк"ның клиентларына биш агент-банк аша акчаларын кайтара башладылар.

Кертемнәрен алырга өлгерми калганнарга борчылырга урын юк дип ышандыра, банк хезмәткәрләре. Ашыгырга да кирәкми. Агент-банк бүлекчәләре көчәйтелгән режимда эшли, яңа ел бәйрәмнәрендә дә клиентларны кабул итәчәк. Акчаларны "Татфондбанк"ка карата мораторий гамәлдә булган вакытта, ягъни өч ай дәвамында алырга мөмкин әле.

"Татар-информ" агентлыгында әлеге темага багышланган матбугат конференциясендә "АК БАРС" Банк, "Россельхозбанк", "Саклык банкы" вәкилләре дә катнашты. "Татфондбанк" клиентларының 76 проценты Казанга туры килә. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кемнең кайсы банктан акча аласын фамилия буенча билгеләп чыккан.

Әйтик, "АК БАРС" Банкы фамилиясе "К, Л" хәрефеннән башланган клиентларга кертемнәрен кайтара. "АК БАРС" Банкы идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Жаркова әйтүенчә, алар "Татфонбанк"ның 18 мең клиентына акчаларын кайтарырга тиеш. 26 декабрь көненә 15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, 1 меңнән артык клиент инде акчаларын алган. Россия "Саклык банкы"ның Идел-Нократ бүлеге рәисе урынбасары Рушан Сәхбиев: "Эш сәгате 8дә генә башланса да, банк ишеге төбендә иртәдән үк кешеләр иде, шуңа да сәгать 7 дә үк ачылдык. Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр банкның 181 бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Халыкка өлгермибез дип борчылырга урын юк, соңгы клиентка кадәр эшләячәкбез",- дип ышандыра. "Саклык банкы" "Татфондбанк" клиентларына барлыгы 45 миллиард сум кайтарачак. Кичә ярты көн эчендә 12 меңнән артык клиентка биш миллард сумнан артыграк акча түләргә өлгергәннәр инде. "Россельхозбанк" аша акчаларны кире кайтару процессына килгәндә, кичә сәгать көндезге 12.00гә 200 кешегә 155 миллион сум акча түләгәннәр. "Барлыгы 1,4 миллиард сум акча безнең банк аша кайтарылачак", - диде "Росселхозбанк" ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина.

Һәр банкта да клиентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, электрон чират урнаштырылган. Клиентның нинди операция башкаруына карап, акча алу процессы 5-15 минут дәвам итә. Банк бүлекчәләренә паспорт белән генә килергә кирәк. Акча алганда гариза язасы булачак. Клиентлар үз акчаларын кулга алырга мөмкиннәр, шулай ук башка банктагы исәп счетына күчертә, йә шул ук банкка кертем итеп тә сала ала. Клиентларның 50 проценты кертемнәрен нәкъ менә банкларда саклар, дип фаразлый белгечләр. Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә катнашучы банклар клиентлары өчен отышлы процент ставкалары тәкъдим итте. Валюта кертемнәренә килгәндә, клиентлар акчаларын 15 декабрьгә билгеләнгән курс буенча алачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә хокук саклау органнарына "Татфондбанк" җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Шулай ук юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмаска кушты. Бу мәсьәләне Президент шәхси контролендә тотачак.
Исегезгә төшерәбез, Татфондбанкта 1 миллион 400 мең сумга кадәр валюта кертемнәре, алынмаган хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре булганнар, исәп счетларында акчалары калган эшмәкәрләр акчаларын кайтару өчен 26 декабрьдән агент банкларга мөрәҗәгать итә ала.

Үзәк Банк "Татфондбанк"ның эшчәнлеген җайлау максатында федераль банклар белән сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗәдә, Татарстан банкларына ярдәм йөзеннән 120 миллиард сум акча бүленеп бирелергә мөмкин, дип хәбәр итә "Ведомости» газетасы. Акчалар кайсы банкларга, ничек бүленәчәге ел азагына кадәр билгеле булачак. "Татфондбанк"ка ярдәм итәргә әзер санатор күптән эзләнә. Кандидатлар арасында "Альфа-банк" та бар. Узган атнада "Татнефть" «Түбән Кама нефтехим»ның 22 процентын ТАИФ группасына 32 миллиард сумга саткан. Әлеге килешүдә кайбер чыгымнарны "Альфа-банк" күтәргән. Керемнең бер өлеше республика банкларын яхшыртуга тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading