16+

АТА КАЗДАН КЕМ КУРКА?

Курку хисе беркемне дә урап узмый. Менә син дә кемнән дә булса куркасыңдыр, кадерле укучы. Кемдер караңгыдан курка (әлеге курку балачак белән бәйледер), кемдер бәбкәләрен саклаудан ысылдап килүче ата каздан, кемдер биеклектән, кемдер судан... Иң кызыгы шунда - кайбер курку халәте безне гомер буе да озата бара. Мисалга, гомерләре буе...

АТА КАЗДАН КЕМ КУРКА?

Курку хисе беркемне дә урап узмый. Менә син дә кемнән дә булса куркасыңдыр, кадерле укучы. Кемдер караңгыдан курка (әлеге курку балачак белән бәйледер), кемдер бәбкәләрен саклаудан ысылдап килүче ата каздан, кемдер биеклектән, кемдер судан... Иң кызыгы шунда - кайбер курку халәте безне гомер буе да озата бара. Мисалга, гомерләре буе...

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев якыннарын югалтудан курка (әлеге фобия социофобиягә керә):
- Дөньяның бөтен яме - туганнарың, якыннарың белән аралашып яшәү. Калган бер нәрсәдән дә фобия дәрәҗәсендә үк курыкмасам да, әлеге фактор мине куркыта. Дөм караңгыдан да һәркем шүрлидер, дип уйлыйм. Самолеттан да, әллә нинди бөҗәкләрдән дә курку хисе юк.
Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Дамира Сәетова зираттан курка икән (фәнни телдә койметрофобия):
- Караңгы түгел, эңгер-меңгердә дә зиратка керергә куркам. Янымда кеше булу-булмаудан да тормый. Тән куырыла башлый. Караңгыда да урамда йөрмәс идем. Монысы инде балачактан ук килә.
Скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова нидән курка соң? Баксаң, анда энтомофобия икән.
- Үрмәкүч, кыргаяктан... Фу-у-у... Күз алдыма китерсәм дә, куркыныч. Калган нәрсәләрдән курыкмыйм бугай. Әле менә балык пешереп ятышым. Тере балык алып кайткан идек, улым Булат аның хәрәкәтләнеп ятуын күрүгә куырылып килде. Тере балыктан курка бала!
Илназ Баһ үзендә клаустрофобия икәнен әйтеп салды:
- Ябык җирдән куркам. Әлеге клаустрофобиям үземне белә башлаганнан бирле. Ябык лифтлар, тәбәнәк түшәмнәр, кысанлык тою рәхәтлек бирми.
Марсель Вәгыйзов биеклектән курка булып чыкты. Ул фобиянең исеме - акрофобия:
- Бик-бик кирәктә генә өйнең түбәсенә менә алам. Ә болай җирдән аерылу миндә киеренкелек тудыра. Әмма шулай булуга карамастан, самолетка утырырга курыкмыйм үзе. Бары тик анда кереп утыргач, аска карамыйм.
Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов:
- Нәрсәдән куркаммы? Ата каздан курыкмыйм үзе... Кемнән куркырга тиеш кеше? Аллаһы Тәгаләдән генә куркам мин. Ул ничек язган - шулай була. Үлемнән дә куркам дип әйтә алмыйм - мәгънәсез үлем генә язмасын.
Ринат Рәхмәтуллин:
- Мин судан куркам. Кечкенә чагымда минем белән йөзгән иптәш малай суда батып үлде. Шуннан бирле судан куркып калдым. Йөзә белсәм дә, артык тирәнгә кермим, суда шаярмыйм. Югары тизлектә йөрергә дә, үлемнән дә курыкмыйм. Трассада 180-200 километр тизлек белән йөрим. Самолет алсам, хет һавада гаишниклар тормас, штраф салмас иде...
Ләйсән Сөнәгатовада аквафобия белән клаустрофобия:
- Мин диңгездә йөзәргә һәм лифтта бикләнеп калудан куркам. Бүтән бер нәрсәдән дә курыкмыйм. Янымда ирем бар ич минем.
Наил Табанаковта танатофобия икән:
- Мин үлемнән куркам, - диде җырчы. - Үләсе килми бит бер дә! Балаларны кеше итәсе бар. Аннан соң теге дөньяга китсәң дә ярыйдыр. Калган курку юк шикелле.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхидә - аквафобия:
- Минем фобия - Ходай Тәгаләдән куркам. Аннан, кечкенә чакта батканым булганга, судан курку да калган. Диңгездә йөзәргә яратам үзе. Ә менә яныма Габделхәй абыегыз килеп, шаярта башласа, куркуга төшәм. Шуңа мин йөзгәндә иң яхшысы миңа якынлашмаска. Ә болай тормышта нәрсәдәндер шөлләп яшәмим. Мин җиңел яшәргә яратам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading