16+

«Атна вакыйгалары» – Татарстан күчтәнәче

«Шәһри Казан» редакциясендә әзерләнүче әлеге газета 90 мең тираж белән тарала

«Атна вакыйгалары» – Татарстан күчтәнәче

«Шәһри Казан» редакциясендә әзерләнүче әлеге газета 90 мең тираж белән тарала

«Атна вакыйгалары» тиражы ягыннан Россиянең данлыклы «Коммерсант» басмасы белән бер тирәдәрәк. Әһәмияте ягыннан чагыштырып карасак, бу газета адреслы рәвештә 90 меңгә якын татар кешесенә барып ирешә».
Россия төбәкләрендәге татар телле басмаларның баш мөхәррирләре катнашында «Татмедиа» агентлыгында узган семинар-киңәшмәдә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина әнә шулай дип җиткерде. Киңәшмәгә чакырылган Татарстан Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, бүген татарның иң зур проблемаларының берсе үз-үзен саклап калу белән бәйле. Без яшәргә, көрәшергә тиешбез. Моның өчен милли аңыбыз, рухыбыз булырга тиеш. Бу өлкәдә матбугат чаралары безнең төп ярдәмчеләребез, дип белдерде һәм читтәге татар телле мәгълүмат чаралары милләттәшләребезгә үз хокукларын аңлату чыганагы да булсын иде, дигән теләктә калды.
«Атна вакыйгалары» һәм «Шәһри Казан» газеталарының баш мөхәррире Мансур Мортазин үзенең чыгышында: «Газетада читтәге татарлар өчен файдалы саналган барлык өлкәләрне яктыртырга, мөмкин булганча аларга аңлаешлы телдә язарга тырышабыз. Республикада нәшер ителүче башка газета-журналлардагы, интернет ресурслардагы татарларга кагылышлы кызыклы мәгълүматны да биреп барабыз, һәр сәхифәбез милләтебез өчен кирәкле. Әлеге уникаль проект моннан 15-20 ел элек үк уйланылган булса, татар халкын саклап калуга тагын да зуррак өлеш керткән булыр идек», - диде.
Киңәшмәдә чит төбәкләрдә чыга торган газеталарның баш мөхәррирләренә дә сүз бирелде. Ульяновск өлкәсенең Майна эшчеләр бистәсендә чыга торган «Ленинец» газетасы редакторы Владимир Кузьмин сүзләренә караганда, кушымтаны җирле татарлар бик ярата, күрше район газеталары да үзләрендә «Атна вакыйгалары»н кушымта буларак күрергә тели. Рус газетасы булса да, алар да татар телле кушымтаны кертергә уйлый. «Без халык арасында үзебезчә сораштыру уздырдык. Сораштырудан күренгәнчә, газета укучыларыбыз газетаны көтеп ала, аны Татарстан күчтәнәче итеп кабул итә. Тумышы белән Чүпрәледән булып, хәзер Ульяновскида яшәүче бер газета укучыбыз, туган җирем белән бер рухи элемтәм барлыкка килгән кебек булды. Газета аша үз Ватаныма кайтып килгән сымак, ди. Димәк, сезнең һәм безнең тырышлыгыбыз юкка китми. Без бушка эшләмибез», - ди Владимир Кузьмин. Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире Рифкать Әһлиуллин газетада татарларны борчыган актуаль мәсьәләләргә, әйтик, милли мәгариф һәм мәдәнияткә кагылышлы аналитик материаллар булсын иде, дип ассызыклады. Мари Эл Республикасында тарала торган «Безнең тормыш» газетасының баш мөхәррире Равил Хөсәенов әйтүенчә, ул төбәктә дә «Атна вакыйгалары» газетасын яратып укыйлар икән. Теге яки бу сәбәпләр белән газета барып ирешмәсә, миңа нишләп «Атна вакыйгалары»н китермәдегез, дип, редакциягә кадәр килеп алалар, ди Равил Хөсәенов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading