Сабыен авыру икәнен белгәч тә, балалар йортында ташлап калдырган, физик мөмкинлеге чикле бала аркасында гаилә таркалган очраклар да бар. Конференциянең төп максаты ата-аналарга аутист балалар белән дә яшәп була икәнне аңлату, бу мәсьәләгә игътибарны арттыру, мәгариф системасында инклюзив белем бирүне билгеле бер системага салу.
Республикада яшәүче 3,8 миллион кешенең 316,04 меңе физик яктан мөмкинлекләре чикле булып исәпләнә. Шуларның 15 меңе балалар. Аути́зм- баш миендә үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру.
Гадәттә, ул балаларда өч яшькә кадәр ачыклана, аутизм диагнозлы кешегә хас билгеләр: алар елмаймый, хис кичерешләрен белдерми, сабыйлар уенчыкларга караганда, әйтик печенье кабы, бау ише әйберләр белән күбрәк уйный. Уенчыкларны бер рәткә тезү гадәте дә хас, аз аралаша, яки бөтенләй сөйләшми. Дөрес, теле ачылмаган һәр бала аутизм белән чирли дип әйтеп булмый. Бары балалар психиатры гына төгәл диагноз куярга һәм дөрес дәвалау билгеләргә сәләтле, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында балалар баш психиатры Елена Мирскова.
Комментарийлар