16+

Һава торышы «фатиха»сын бирсә, уңыш начар булмаска тиеш

Ашлык - ил байлыгы, диләр. Игенчеләр җиң сызганып басу-кырларга төшкән көннәрдә бу сүзләр аеруча еш телгә килә. Бу атнада Татарстанда урып-җыю эшләре башланды.

Һава торышы «фатиха»сын бирсә, уңыш начар булмаска тиеш

Ашлык - ил байлыгы, диләр. Игенчеләр җиң сызганып басу-кырларга төшкән көннәрдә бу сүзләр аеруча еш телгә килә. Бу атнада Татарстанда урып-җыю эшләре башланды.

Һава торышы да «фатиха»сын бирә. Басу-кырларда техника гөрелтесе ишетелә, һавада иген, тузан исе бөтерелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 елның 20 июленә республикада 31,4 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, 112,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык - гектарыннан уртача 35,7 центнер. Иң зур уңыш Буа районы хуҗалык­ларында күзәтелә - гектарыннан 48,5 центнер.

Уракка төшкән көннәрдә Зәй районында «Агросәнәгать комплексына инновацион технологияләр кертү» темасына республика семинары да узды. Чарада премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Агросәнәгать комплексын модернизацияләү Татарстанда дәүләт карамагында. Аграр секторга заманча технологияләр кертүгә дәүләт ярдәме буенча берничә респуб­лика программасы эшләнде һәм алар уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Инно­вацияләр куллану авыл хезмәтенең җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген шактый арттырырга ярдәм итә. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россия төбәкләре рейтин­гында дүртенче урында тора, үзен төп туклану ризыклары белән тулысынча тәэмин итә.

Мәсәлән, Зәй районы - акчаларны янга калдырырга һәм үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган яңа технологияләр эзләү юлында. Районның «Восток» агрофирмасы шикәр чөгендере кишәрлекләрендә уңыш яңа технология буенча үстерелә. Белгечләр шикәр чөгендере чәчүлекләрен химик чаралар белән эшкәрткәндә биологик өстәмәләрне кертү буенча уздырылган тәҗрибәнең уңай нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Шул чаралар аркасында уңышның артуын, үсемлекләрдә куркыныч авырулар кимүен, татлы тамырның уртача зурлыгы һәм татлылыгы артуын да әйттеләр. «Нива» агрофирмасы кырларында исә көзге бодайның егерме төрдән артык сорты үстерелгән. Бөртекле культураларның бу төрләреннән чәчү өчен яраклы булган унике сортын сайлап алганнар.

Димәк, игенчеләрнең көнне төнгә ялгап эшли торган чорына аяк бастык. «Дымлы әле, дип көтеп ятарга кирәкми, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт җитте», - дип нәсыйхәт бирә җитәкчеләр. Һава торышы сынатмасын да, матур көннәрнең бер генә минутын да сарыф итмичә, бар көчне уңышны җыеп алуга туплыйсы кала. Илләребездә тынычлык хөкем сөрсен дә, басу-кырлардан җыеп алынган уңышлар бәрәкәтле булсын иде. Хәерле сәгатьтә!

Сүзен - сүзгә
Радик Зиннәтов, Питрәч районының «Ак Барс» агрофирмасы генераль директоры:
- Урып-җыю эшләрен кичә башладык. Арыш җыябыз. Уңыш гектарыннан 30 центнер чыга. Техникалар белән проблема юк. Кырда 21 комбайн эшли. Һава шартлары да, башка еллар белән чагыштырганда, иген өчен уңышлы булды. Елның ничек киләсен алдан белеп булмый, шуңа күрә алдан саклану чараларын күрәбез. Ашлама, өстәмәләр белән бездә шулай ук проблемалар юк.

Равил Бакиров, шәхси эшмәкәр, Азнакай районының Урсай авылы:
- Минем 1450 гектар җирем бар. Анда күбесенчә бодайның төрле сортларын үстерәбез. Арпа, карабодай да утыртабыз. Терлекләр тотмыйм. Үзебезнең тегермәнебез, икмәк пешерү цехыбыз, сату нокталарыбыз бар. Бодайдан он тартып, ипи пешереп сатабыз. Урып-җыю эшләренә чәршәмбе көнне чыктык. Инде күпьеллык үлән орлыкларын суктырдык. Бүген бодай басуына кердек. Барлык техникабыз да бар. Урып-җыю чорында сигез кешедән торган яхшы командам бар. Азнакайда игеннәргә бик кирәкле вакытта яңгыр яумады, алар соңлап килде. Татарстанда, гомумән, өч елның икесендә корылык күзәтелә. Шуңа күрә без моңа күнеккән инде, алдан хәстәрен күрәбез, бу бик катгый контрольдә тора. Инде ничә еллардан бирле корылыкка каршы көрәшәбез, аны ничек җиңәргә икәнлеген өйрәндек. Саламны җиргә кертәбез, бу туфракның корылыкка каршы тору сәләтен арттыра. Ашламаны чәчү вакытында да, яфрак аша да кертәбез. Иген саклау урыннары да, киптерү җайланмалары да бар. Икмәкнең үз бәясе чыгым белән тәңгәл. Саклау чаралары 1 гектарга 2000-2500 сум чыга. Бу исә 6-7 центнер уңышны саклап кала. Бик үк уңышлы һава шартлары булмаса да, уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез. Безгә күләмнән бигрәк, он тартыр өчен бик сыйфатлы бодай кирәк. Хәзер конкурентлык бик көчле, халык яхшы сыйфатка өстенлек бирә. Шуңа күрә бездә беренче урында - сыйфат. Инде уңышны вакытында җыеп алырга һава торышы гына яхшы булсын иде дип телисе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading