16+

Август киңәшмәсе: хаталарны төзәтергә вакыт!

23 август көнне Кукмара районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Биредә узган уку елына нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар кордылар.

Август киңәшмәсе: хаталарны төзәтергә вакыт!

23 август көнне Кукмара районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Биредә узган уку елына нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар кордылар.

Өч айга сузылган киңәшмә

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, быелгы киңәшмә яңа форматта узды. Инде июнь аенда ук секция утырышлары эше башланды. 8-10 июльдә Бөтенроссия татар теле укытучылары съезды узды. 15 августта Алабугада мәктәп укытучыларының тугызынчы халыкара фестивале ачылды. Казанда республиканың яшь мөгаллимнәрен укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды. Шулай итеп элек бер-ике атнага сузылган чара, быел җәй буе дәвам итте.

Рафис Борһанов чыгышында узган ел пленар утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне быел да искә төшереп китте. Татарстан мәгарифенең авырткан җирләре шактый гына ямалган икәнен билгеләде. Әйтик, алдагы елларда республикада математика, инглиз теле укытылуы “аксый” иде. Министр сүзләренчә, быел әлеге предметлар буенча белем бирү сыйфаты яхшырган.

- Бер атна элек Кытайдан Татарстан кызы Анна Седова математика буенча Халыкара олимпиададан алтын медаль белән кайтты. Министрлык тарафыннан чит телләрне укыту буенча юл картасы төзелә. Бу 2022 елда барлык укучыларның инглиз теле буенча БДИ тапшырулары белән дә бәйле. Без IV-VI сыйныфларда инглиз телен белү дәрәҗәсе буенча аттестация дә үткәрдек. Балалар инглиз теленнән имтихан бирергә әзер дигән нәтиҗә ясадык, - диде Рафис Борһанов.  
 
Министр быел игътибарын уку йортларының тулай торакларына юнәлтте. Республика студентлар йортларының 80 проценты инде күптәннән ремонт күрмәгән икән. Бу исемлеккә Универсиада авылы, Казан дәүләт энергетика университетының яңа тулай торагы керми, әлбәттә.  

Тел аралашу чарасы гына түгел

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп кеше көткән туган телләрне укыту мәсьәләсен күтәреп чыкты.

- Узган елны тел мәсьәләсе аеруча да кискен күтәрелде. Тел буенча авыр чорны уздык. Проблемаларның озак вакыт хәл ителмәве - безнең дә кимчелек. Аны бездән башка беркем дә чишмәячәк. Кайбер мәктәпләрдә туган телдә белем алу буенча гражданнарның Конституциядә язылган хокуклары бозылган иде. Сайланган укыту планнары да ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмады. Хәзер төп бурыч - дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү. Шулай ук туган телне цифрлы укыту методикасын кулланып белем бирү ихтыяҗы туды, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов кадрлар потенциалын камилләштерү, үсеп килүче буында төрле милләт һәм дин вәкилләренә ихтирам тәрбияләү кебек бурычларны да билгеләде. Президент июль аеннан «Мәгариф турындагы” федераль законда туган телләрне укытуга кагылышлы үзгәрешләр булачагын да искәртте.

- Бу үзгәрешләр мәгариф системасы алдында аерым бурычлар куя. Укыту планы һәм программалары бер яктан туган телне мәҗбүри укытуга, икенче яктан, укучыларның контингентына карап төзелергә тиеш. Ата-аналар белән эшләү дә кирәк. Нәкъ менә алар баланың нинди телдә белем алуын сайлый. Тел – аралашу чарасы гына түгел — милләтнең тарихы, дөньяга карашы да. Шуңа  туган телдә тиешле белем бирү яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү алымы ул, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында  Рафис Борһанов мәктәпләрдә балаларның туган телләрен өйрәнү хокукларын үтәлешен контрольгә алырга кирәк диде. Федераль законга кертелгән үзгәрешләр буенча туган телләр предметы уку планының мәҗбүри өлешенә кертелгән.
- Барлык белем бирү оешмаларында Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукын гамәлгә ашыру буенча дәүләт гарантияләре үтәлергә тиешлегенә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Район башлыкларын бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын сорыйм, - диде Рафис Борһанов.

Ул туган телләрдә белем алу, туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча Россиянең Мәгариф министрлыгы белән актив эш дәвам итлүен билгеләп узды.
Йөз баллылар Татарстанда кала

Мәгариф һәм фән министры узган уку елында республиканың мәгариф өлкәсендәге уңышларын да барлап китте. Әйтик, Россия күләмендәге Олимпиадаларда Татарстан инде 2013 елдан бирле беренче өчлектә бара. БДИ баллары буенча да без лидер. Узган уку елында математика һәм рус теленнән БДИның уртача күрсәткече яхшырган. Республиканың 182 укучысы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган, шуларның унысы берьюлы ике предметтан имтиханны 100 баллга тапшырган. БДИдан иң түбән чикне уза алмаучылар саны да күпкә кимегән. Август киңәшмәсе алдыннан Рөстәм Миңнеханов 100 балл җыючылар белән очрашты.

- Имтиханнарны 100 баллга тапшыру сезнең тормышта зур җиңүләрнең берсе. Бу алдагы үсеш өчен зур мөмкинлек. Без һәрвакыт сезнең кебекләр белән горурландык һәм горурланабыз. Бу сезнең, укытучыларыгыз һәм ата-аналарыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Алдынгы уку йортларын сайлавыгыз бик яхшы, - диде Татарстан Президенты.
Республика җитәкчесе имтиханнардан югары балл җыйган абитуриентларның Татарстанда калуы яклы икәнен дә яшермәде. Быел 100 баллга имтихан биргән абитуриентларның 60 проценты туган якларында калуны кулайрак күргән. Калганнар Мәскәү, Санкт-Петербургның дәрәҗәле уку йортларына гаризалар тапшырган.

- Бүген безнең республика вузларының рейтингы яхшы. Инде илнең башка уку йортларын сайлагансыз икән, Татарстанны онытмагыз. Фәнни эшчәнлегегез, бизнесыгыз кайда гына чәчәк атса да, безнең белән элемтәне өзмәгез, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Студент буласы кешеләр Президентка борчыган сорауларын юнәлтте, аларны имтиханнарга әзерләгән укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Кукмарага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов районның мәгариф учреждениеләре белән дә танышып чыкты.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading