16+

Август нинди «күчтәнәчләр» алып килде?

1 августтан пенсионерлар, туристлар, машина йөртүчеләр һәм башка категория гражданнар өчен яңа законнар гамәлгә керде.

Август нинди «күчтәнәчләр» алып килде?

1 августтан пенсионерлар, туристлар, машина йөртүчеләр һәм башка категория гражданнар өчен яңа законнар гамәлгә керде.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артты. Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсиянең арту күләме пенсионерның иминиятләштерү взносларына бәйле.

1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездлары билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлый.

3 августтан заманча чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр арта. 14 яше тулмаган балалар өчен элек 1,5 мең сум түләсәләр, хәзер ул 2,5 мең сум була.
Машинаны теркәү өчен бәя 800 сумнан 1,5 мең сумга җитә.

Йөртү таныклыгы исә 2 мең сумнан 3 мең сумга күтәрелә.

20 августтан алкоголь продукциясенә бәяләр арта. Ярты литрлы шешәнең минималь бәясе 205 сум булачак.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading