16+

Август нинди «күчтәнәчләр» әзерләде?

Июль җәйнең иң эссе ае булырга тиеш иде кебек тә, алай ук булмады. Бу атнада килеп кергән циклон нәтиҗәсендә тагын суытып җибәрде.

Август нинди «күчтәнәчләр» әзерләде?

Июль җәйнең иң эссе ае булырга тиеш иде кебек тә, алай ук булмады. Бу атнада килеп кергән циклон нәтиҗәсендә тагын суытып җибәрде.

Халык яшелчәләргә зыян килер дип кайгыра: кыяр да булмас, помидорлар да каралыр, виноград та өлгермәс быел, дип зарланалар. Бездә салкынча булса, Европа илләрендә, киресенчә, гомер булмаган челлә. Һава торышы бер хәл, хәвеф-хәтәрләре генә булмасын. Әнә Себердә урманнар яна, Иркутскины су баса. Тиздән август, җәйнең соңгы аенда җылы көннәр белән хозурланып калырга өлгерербез әле дигән өмет кенә бераз тынычландыра. Синоп­тиклар августта матур көннәр булыр дип вәгъдә итә. Һава торышыннан тыш, август башка күчтәнәчләр дә әзерләгән. Җәй азагында керәчәк үзгәрешләрне бергәләп барлыйк.

Эшләүче пенсионерлар өчен иң көтелгән яңалык – августтан пенсия артачак. Күпкә түгел анысы, сумма һәркемнеке төрле. Пенсия өч пенсия балы суммасыннан да күбрәк артмаячак. Бер пенсия балы быел 87 сум. Кыскасы, акмаса да тама.
Армиядә контракт килешүе нигезендә хезмәт итүче сержантларның хезмәт хакларын да арттырырга җыеналар. Акчалары биш ел индексацияләнмәгән булган икән инде.

Августтан әйбер бәяләре дә кыйммәтләнер дип көтелә. Әйтик, спиртлы эчемлекләрнең хаклары артачак. Иң арзанлы аракы 205 сумнан да очсыз­рак булмаска тиеш, ди.

Августтан чит ил паспорты, машина йөртү таныклыгын алу өчен дәүләт пошлинасы бәясе дә артачак. Хәзер биометрик чит ил паспортын алу 3500 сум торса, августтан 5000 сум булыр дип көтелә. Машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы 3000 сумны тәшкил итәчәк.

Август аеннан Россиядә транспорт чаралары өчен яңа ГОСТ таләпләр гамәлгә керәчәк. Дәүләт номерларын алу өчен машина йөртүчеләр хәзер шәхси фирмаларга да мөрәҗәгать итә алачак.

Сүз уңаеннан, штрафтан качып машина номерларын юмыйча йөрүчеләргә, номерга ак кәгазь ябыштыручыларга да көн бетәр, мөгаен. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча моның өчен хәтта машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Татарстанда яшәү минимумы суммасы да үзгәрде. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2019 елның 2 кварталына яшәү минимумы 9450 сумны тәшкил итә. Эшкә сәләтле категория өчен ул – 10085 сум, пенсионерларга – 7742 сум, балаларга 9373 сум дип билгеләнде.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading