Шәһри Казан

Автобуслар сызгырып узып китәчәк

2013 елның 1 маеннан Казанда яңартылган транспорт схемасы гамәлгә керәчәк. Бу мәгълүмат кичә мэриядә транспорт мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмәдә җиткерелде.

Шәһәр башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Абделхаков сөйләгәнчә, алдагы 5 елда автобус маршрутларына хезмәт күрсәтү хокукын яулау өчен, ноябрь аенда автотранспорт предприятиеләре арасында конкурс оештырылачак.
Айдар Абделхаков искәрткәнчә, транспорт составын 50 проценттан да ким булмаган күләмдә яңарткан автопредприятиеләр генә конкурста катнаша ала. Хәер, бу таләп арттырып та үтәләчәк, Казанга 700 автобус сатып алыначак. Яңа 291 берәмлек «МАЗ» һәм «НефАЗ» автобуслары шәһәр урамнарында йөри инде.
Казанда 38 урамда җәмәгать транспорты полосасы аерымланган. Бу тәртип Парин, Мәүлетов, Дементьев, Глушко һәм Мир урамнарына, «Миллениум» күперенә дә кертеләчәк.
Мэр Илсур Метшин, сүзне йомгаклап: «Казан үсә, халык саны арта, шунлыктан, транспорт мәсьәләсе дә мөһим. Кытай дәүләтенә рәхмәт! Кирәкле вакытта алар автобуслар белән булыштылар. Универсиада һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә, автобуслар паркын янә яңартабыз. Казан бистәләренә йөрүче «Хундай-каунти» кече автобуслары да зур автобусларга алыштырылачак. Европа шәһәрләрендә автомобиль йөртүчеләр җәмәгать транспорты полосасына керү турында уйларына да китермиләр. Бездә дә моңа ирешү зарур. Бөке вакытында автобус сызгырып узып китә икән, җәмәгать транспортына моннан да яхшырак реклама юк», - диде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: