16+

Автоинспекция балалар бакчаларын җиһазландыра

Татарстанда узган ел балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 23 малай һәм кызның гомере өзелгән, 621е төрле авырлыктагы имгәнүләр алган иде. Казанда юлдагы аварияләрдә 2 бала үлде, 145е имгәнде.

Автоинспекция балалар бакчаларын җиһазландыра

Татарстанда узган ел балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 23 малай һәм кызның гомере өзелгән, 621е төрле авырлыктагы имгәнүләр алган иде. Казанда юлдагы аварияләрдә 2 бала үлде, 145е имгәнде.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов шәһәрләрдә гражданнарны кабул итү көннәре үткәргәндә мәктәпкәчә учреждениеләрнең матди-техник базалары белән дә танышты.
- Балаларның гомере бәһасез. Юлларда сабыйларның үлемен күрү җанны тетрәндерә. Мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә азрак вакыт бирелә. Шунлыктан балалар бакчаларын юл хәрәкәтен өйрәнү буенча махсуслаштырылган кабинетлар белән җиһазлыйбыз. Кечкенә чакта өйрәнгәннәр гомергә хәтергә сеңеп кала ул, - диде полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов.
Узган ел 12 яшькә кадәрге 7 бала җиңел автомобиль эчендә авариягә юлыккан чакта җан биргән. «Моннан 4-5 ел элек балалар өчен махсус урындык күпчелек автомобильләрдә юк иде. Шөкер, мөнәсәбәт үзгәрде. Хәзер санаулы автомобильләрдә генә мондый кимчелек күзәтелә. Ата-аналар үз балаларына карата битараф булмасыннар иде. Махсуслаштырылган урындык, автомобиль бәрелгән очракта да, кечкенә баланың гомерен саклап кала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да дәлилләнгән гамәл бу. Автомобильдә сабыйларны алып барган вакытта тизлекне арттырмау, кагыйдәләрне төгәл үтәү зарур», - диде Рифкать Нургали улы.
Казандагы 32 нче балалар бакчасына да (Җиңү проспекты, 58а) сертификат тапшырды ул. «Башка предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре дә балалар бакчаларының хәлен белешкәләп торсыннар, ярдәм күрсәтсеннәр иде», - дип теләкләрен дә әйтте республиканың баш автоинспекторы. Идел буе районы хакимиятенең мәгариф бүлеге мөдире Зилә Закирова: «Районыбызда 71 балалар бакчасы эшли. Тәрбиячеләр сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә игътибар бирә. Махсуслаштырылган кабинет нәтиҗәлелекне тагын да яхшыртачак, әлбәттә. ЮХИДИ идарәсенә зур рәхмәт!» - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading