16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре казанлыларны көтә

17нчы октябрьдә Казанның сигез мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре казанлыларны көтә

17нчы октябрьдә Казанның сигез мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә.

Районда яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрү урыны үзгәртелде. Моңа кадәр 123нче номерлы һөнәри лицей (Дементьев ур., 39) каршындагы мәйданчыкта үтә торган ярминкә урыны Ленинград урамы, 27 адресы буенча урнашкан "Бәхетле" кибете янындагы территориягә күчерелде, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитеты Икътисади үсеш комитетының кулланучылар базары бүлеге.

Вахитов районында авыл хуҗалыгы продукцияләрен Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы территориядә, Тинчурин урамы, 19 адресы буенча урнашкан мәйданчыкта сатып алырга мөмкин.

Киров районында ярминкә "Җиләк бистәсе (Ягодная слобода)" сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта, Мәскәү районында исә Коләхмәтов һәм Восстания урамнары киселешендәге мәйданчыкта ("Пятерочка+" супермаркеты каршындагы территория) үтә.

Яңа Савин районында "Яңа Савин күпләп-берәмләп сату базары" (Адоратский ур., 21) ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы мәйданчыкта шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен ике сату мәйданчыгында - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә ("Дәрви" базары территориясендә, Липатов ур., 7) сатып алырга була.

Ярминкәләрдә республиканың эре агросәнәгать комплексы оешмалары - "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ, "Просто Молоко" идарә компаниясе ҖЧҖ, "Татмелиорация" ААҖ, "Арча" ҖЧҖ, "АгроИнвест" идарә компаниясе ЯАҖ һ.б. катнаша, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading