Шәһри Казан

Авыл язны көтеп яши

Авыл белән шәһәр арасындагы юлга тузан кундырган юк анысы. Кайтып төшәбез һәм янәдән китеп барабыз. Бик кыска вакыт, аз гына ераклык бер үк кешене әле шәһәр, әле авыл кешесе итә дә куя.

Реклама

Юк, кышкы кыяфәт, кием-салым, сөйләшү манералары турында әйтмим. Кибеттә азык-төлек киштәсе янында йөргәндә, икмәкнең дә йә тегендие, йә мондые, итнең бик сыйфатлысы, сөяксезе, сөт белән каймакның очсызын һәм тәмлесен сайлаганда кулланучыга әйләнәсең дә куясың. Бу минутта, иртәнге дүрттә торып эшкә баручы күрше дә, бозау өстерәп йөргән малай, мазутка буялып эштән кайтучы абзыйлар да онытыла. Кибет киштәләре сыгылып торган ризык күктән төшкән диярсең?! Соңгы елларда авыл кешеләрен ялкаулыкта гаепләргә ярата башладык. Без аларны, ак халат кидертеп, нәни бозаулар арасында фотога төшереп, газетаның беренче битенә дә басмыйбыз, тракторчы, сыер савучы депутатлар да юк хәзер. Шөкер, моңа карап тормастан, сыерлар вакытында савыла, игеннәр җыела, кырлар сөрелә. Ни генә димик, авыл кешесен иң бизи торган сыйфатларның берсе - сабырлык, тырышлык, үҗәтлек. Шушы сыйфатлар булганга, авылларыбыз яши, тамагыбыз тук. Татарстаныбызда бүгенге көндә 400 мең баш сыер гына исәпләнә. Аның 130 меңе - шәхси хуҗалыкларда. Бер елга 1.9 млн тонна сөт җитештерелә, ул - Россия күләмендә 6 процент дигән сүз. Ә бит бу мең төрле авыл мәшәкатенең бер тармагы гына. Сыер сөт бирсен өчен, ризык әзерләргә, сөрергә, урырга кирәклеген дә беләбез.
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. «Безне бит... Безне шул яшәтә бит - без бит язын кошлар кайтасын көтеп, мәңгелек язны тоеп яшибез, эшлибез...» Әлеге юллар Мөхәммәт Мәһдиевтән. Авылда ел башы гел яз көненнән башлана кебек. Яңа ел башын, яңа игенне, ләйсән яңгырын, чирәмгә сибеләчәк нәни сары йомгакларны көтеп яши авыл халкы. Сез - мәңгелек яз иленнән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: