16+

Авырырга куркып торырсың...

Казан шәһәре сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносына гына да бүген 400дән артык табиб җитми. Кайбер дәваханәләрнең кадрлар белән тәэмин ителеше 54 проценттан артмый.

Авырырга куркып торырсың...

Казан шәһәре сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносына гына да бүген 400дән артык табиб җитми. Кайбер дәваханәләрнең кадрлар белән тәэмин ителеше 54 проценттан артмый.

Әлеге уйландырырлык саннар Казан шәһәре Думасының ХХХ сессиясендә «ТРның сәламәтлек саклау системасын медицина кадрлары белән тәэмин итүдә катнашу турында»гы мәсьәләне караганда мәгълүм булды. Әлбәттә, бу аянычлы хәл казанлыларның сәламәтлегендә чагылыш тапмый калмый. Дәваханәләрдәге озын-озын чиратларны күргәч, анда барырга да куркып торырсың. Әлеге проблема, нигездә, кадрлар җитмәүгә бәйле. Ул аеруча тар белгечлек табибларына кагыла.
Билгеле, бу берничә айда гына хәл ителә торган проблема түгел. Шулай да алга китеш булыр дип өметләник. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе, Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә, махсус төркем булдырып, башкала өчен табибларны адреслы итеп әзерләү тәкъдиме белән чыккан. Тик менә укыту өчен киткән акчаның яртысын укучы үзе түләргә тиеш икән. Ә бу елына 109 мең (!) сум тәшкил итә. 15 беренче курс студентына Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең грантларын бирү дә каралган. Бу да кадрларны беркетүгә ярдәм итәчәк.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчеле булды. Конкурста катнашырга теләк белдергән 5 кандидат арасыннан комиссия сессия каравына 3 кешене чыгарган. Депутатларның күпчелеге тавышы белән, әлеге вазифага моңа кадәр башкарма комитет Аппараты җитәкчесе булып эшләгән Денис Калинкин билгеләнде.
Сессиядә «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2014 елга һәм 2015 белән 2016 еллар план чорына бюджеты турында»гы карарга үзгәрешләр дә кертелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading