16+

Авыл халкы көтүлек җирләре булмаудан зарлана, ә авыл җирлеге башлыгы: «Бу – халык күтәргән «шумиха» гына!» – ди. Кем хаклы?

Соңгы арада редакциябезгә, көтүлек җирләрен тыялар, сыерларны басуга арканлаган өчен штраф белән куркыталар, үз җиребезгә үзебез хуҗа була алмыйбыз, дип мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде.

Авыл халкы көтүлек җирләре булмаудан зарлана, ә авыл җирлеге башлыгы: «Бу – халык күтәргән «шумиха» гына!» – ди. Кем хаклы?

Соңгы арада редакциябезгә, көтүлек җирләрен тыялар, сыерларны басуга арканлаган өчен штраф белән куркыталар, үз җиребезгә үзебез хуҗа була алмыйбыз, дип мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде.

Без районнардагы көтүлек җирләрен барладык, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштык.

«Халык телендәге сүз генә»

Барысы да инвесторлаштырудан башландымы шунда? Авылларга инвесторлар килгәч, халыкның күбесе аларга ышанып бетмәде, кырын карады. Авыл башлыклары инвесторларны күкләргә чөеп мактагач (аларга шулай кушылган булгандыр инде), күпләрнең шиге таралды. Халык җирләрен яңа хуҗаларга бер каршылыксыз бирде, кемдер арендага, кайберләре шалкан бәясенә генә сатып ук җибәрде. Башта барысы да яхшы гына иде кебек, әмма хуҗалыкларны берләштерү кайбер районнарда халыкны эшсез калдырды. Авылларда җиргә иңеп барган амбар-абзарлар гына колхоз заманы истәлеге булып тора. Инвесторларның да кайберләре бөлеп, авылны ташлап китте, ә җирләре калды. Эшкәртелми калган, чүп үләне баскан җирләрне авыл халкы файдалана алмый, чөнки кәгазьдә аңа башка кеше хуҗа.

Мөслим районының Нарат-Асты авылында көтүлек җирләрен тыялар дип зарландылар. «Бай кешеләр кайтып, авыл янында коттеджлар сала, имеш. Ул җирләрне күптән сатып алганнар, ә безгә көтү көтәргә урын юк», – диде Нарат-Асты авылыннан исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз. Әлеге авыл Мәллә-Тамак җирле үзидарәсенә карый. Авыл кечкенә. Бер генә урам, якынча 100гә якын хуҗалык исәпләнә. Көтүгә 20ләп сыер гына йөри икән. Көтүне чиратлап көтәләр. Көтүлек җирләрен тыю турындагы хәбәр – халык арасында таралган сүз генә, – диде безгә Мәллә-Тамак авылы башлыгы Рузилә Насифуллина.

– Бездә көтүлек җирләре, шөкер, күп. Авыл белән янәшәдә Минзәлә урман хуҗалыгына караган наратлык бар. Әлеге нарат урманы эчендә балалар лагере урнашкан. Киләчәктә аны ел әйләнәсе эшли торган ял итү урыны итмәкче булалар. Нарат урманы тирәсе экологик яктан чиста зона булып санала. Анда хәзер, читтән кайтып, йортлар сала башладылар. Бәлки шуңа да көтүлек җирләрен киметәләр дигән имеш-мимешләр таралгандыр, әмма без халыкка бу хакта бер сүз әйтмәдек, – ди Рузилә ханым.
Сүз уңаеннан, авылда «Туган як» агрофирмасы эшен җәелдергән булган. Әмма 2016 елда ул мал-туарын бу авылдан күчергән. Авыл башлыгы әйтүенчә, фермер көтүлек җирләре булмаудан түгел, сыер асрауның файдасын күрмәгәнгә, терлекләрне бетергән.

Тавыкка урамга чыгарга ярамый?!

Саба районында сыерларны арканлаган өчен штраф салалар, хәтта тавыкны да урамга чыгарырга ярамый, дип шалтыраттылар укучыларыбыз. Баксаң, изге нияттән икән үзе, көтүне саклап калырга телиләр. Әнә Алан Елга авылында исәптә 45 сыер булса да, бары 19ы гына көтүгә йөри. Сәрдек авылында хуҗалыкта 35 сыер, бары 16сын гына көтүгә куалар. Мал-туарны күпләр арканлый. Шул рәвешле аз булса да акчаны янга калдыра. Чөнки чиратлап көтәләр, күп кеше үзе чыга алмый, эштә. Бер көнгә көтүче яллау – 1000 сум. Бер сыер өчен бер көн көтү көтәргә кирәк. Кыскасы, биш сыерың булса, бер көтү чиратына 5000 сум чыгарып бирергә туры килә. Ә көтү тиз әйләнеп килеп җитә. Бер айга ике тапкыр да көтүче буласың. Шуңа да кеше сыерларын арканлый. Кайберләре елга буена ук бәйләп куя. мөгезле эре терлек суга килгән бәпкәләрне таптарга мөмкин. Халык канәгатьсезлек белдерә: ник кемгәдер сыерын арканларга рөхсәт ителә, ә икенче берәүләр көтүгә куа?

Шекше авылы башлыгы Радик Хәйретдинов: «хуҗалыкка көтүлек җирләрен тыячакбыз, арканлаган өчен штраф салачакбыз дип әйткәнебез булмады», – дип антлар итте.
– Яз көне көтү туктау куркынычы булды анысы, шуңа да кешеләрне кисәттек, бер сыерыгызны булса да көтүгә куыгыз, дидек. Көтү туктаса, авылда да күңелсез бит. Закон нигезендә, көтүлек урыннарын җирле үзидарә билгели, әмма безнең беркайчан да чикләүләр, тыюлар керткәнебез булмады, – ди Радик Хәйретдинов.

Тавыкларны урамга чыгарган өчен штраф та салганыбыз юк, ди.
– Дөрес, халыкны кисәтәбез. Кош-корт авыл җирле үзидарәсе ишегалдына кереп тә чәчәкләрне тырнап чыгып китә. Бу бер дә матур күренеш түгел бит, штраф – соңгы чик, ул дәрәҗәгә барып җиткәнебез юк әле, – ди авыл башлыгы.
Сүз уңаеннан, Саба районында урамда үскән чирәм биеклеген линейка белән үлчәп йөрүләре, 15 сантиметрдан озынрак булса, штраф салулары турында без узган ел газетабызның 81нче санында язып чыккан идек. Бу хәл быел да дәвам итә икән. «Хәзер инде штраф язылган кәгазьне йорт хуҗасына да биреп тормыйлар, ә почта ящигына гына салып китәләр», – диде Шекше авылыннан бер укучыбыз.

Кама Тамагы районы Бәрлегуҗа авылында исә сыер арканлау түгел, хәтта дару үләннәре дә җыярга рөхсәт итмиләр, имеш. Укучыларыбыз: «Кыр суганын кыздырып аш пешерергә яратабыз, май аенда суган җыярга дип барган идек. Сакчылар, бу зонага керергә ярамый, дип, каршы чыктылар, без үз җиребезгә үзебез хуҗа була алмыйбызмыни?» – дип борчылып мөрәҗәгать иттеләр. Бәрлегуҗаны үз эченә алган Олы Карамалы авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин да, борчылырлык сәбәп юк, ди.

– Президент программасы буенча Бәрлегуҗада «Яңа авыл» дигән комплекс төзелә башлады. Анда нәрсә буласын төгәл генә белмим. Әмма төзелеш вакытында ул зонага керергә ярамый. Үземне дә тикшереп кертәләр. Бәрлегуҗада бары 10 сыер, 20 сарык калды. Көтүлек җирләре 200 гектардан артып китә. Җитә бит. Шәхси кешеләр сатып алган җирләр дә бар. Алар сыер арканлаганга сүз әйтмиләр. Кыр суганын да рәхәтләнеп җыйсыннар. Бары урманнан агач кисү генә тыела. Халык «шумиха» чыгара инде, – диде авыл башлыгы.

Кыш көне буранлы көннәрдә шул төзелеш эшләрендә катнашкан тракторлар юлларны да ачканнар. Хезмәтләре өчен акча алмаганнар. «Бәлки авылның үсеше өчен файдалы булыр бу төзелеш. Халыктан сөтен, итен сатып алучылар артыр. Һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә кирәк», – ди Эдуард Байдамшин.


Сездә көтүлек җирләре җитәме?

Ленар Зиннәтуллин, Биектау районы, Сасмак авылы:
– Бездә көтүлек җирләре бар, ләкин көтүе юк инде аның хәзер. Сыер тотучылар кимеде. Файдасы юк дип, кеше мал-туар асрамый. мөгезле эре терлеге булганнар арканлый. Печән чабыла торган урыннарга сыер арканламыйлар. Кешеләрнең пай җирләре бар, күбесе сыерын шунда йөртә.

Камил Шәкүров, Яшел Үзән районы, Норлат авылы җирле үзидарәсендә әйдәп баручы белгеч:
– Бездә көтүлек җирләре бар, көтүче генә юк. Югыйсә элек авылда хәтта ике көтү чыккан. Бүген бары 126 савым сыеры исәпләнә. Быел ике көн көтү чыгып алган, Чувашиядән килгән бер кешене көтүче итеп яллаган булганнар. Ләкин ул качкан. Хәзер кеше сыерларын арканларга мәҗбүр. Кагыйдә буенча, сыерларны бары тик көтүлек өчен бүленеп бирелгән урыннарга гына арканларга ярый. Урам уртасында сыер бәйләп кую дөрес түгел. Халык та зарлана. Урамда сыерлар йөри башлагач, штраф белән куркыта башладык. Инде алты административ беркетмә тутырылды. Әгәр дә кеше икенче тапкыр да сыерын урамга караучысыз чыгара икән, 5 мең сумга кадәр штраф яный.

Фәридә Җиһаншина, Саба районы, Шәмәрдән бистәсе:
 – Безнең авыл бистә тибында булгач, көтүлек җирләре алай күп түгел. Сыерны теләсә кайда арканларга ярамый, дип кисәттеләр. Чирәмне дә билгеле бер биеклектән артык үстерергә рөхсәт ителми, штрафка тарталар. Ишегалдында ватык машиналар тотарга да ярамый. Бер яктан шул рәвешле авылда тәртип урнаштырырга тырышалар, кешене куркытмасаң, ул ишегалдындагы үләнен дә чыгып чапмый бит. Ә икенче яктан карасаң, үз җиреңә үзең хуҗа була алма инде! Гарьләндерә.
 
Гыйльфан Вәлиев, Кама Тамагы районы, Чаллы авылы:
– Көтүлек җирләре авылда җитәрлек. Әмма без сыерларны көтүгә кумыйбыз, биш гаилә берләшеп, «электркөтүче» алып куйдык. Тимерчыбык белән уратып алынган биләмәдә 22 сыер йөри. Чыгарга теләсәләр, сыерларны җиңелчә ток тота. «Электркөтүче»не куяр өчен урынны авыл башлыгы белән килешенеп сайладык. Кечкенә генә авылыбызда сыерларны ике «электркөтүче» саклый. Көтү дә чыга.


Сүзен – сүзгә

Ринат ГАЙЗАТУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары:
– Көтүлек җирләрен тыярга дигән закон юк анысы, киресенчә, дәүләт мал-туар асраган шәхси хуҗалыкларга ярдәм итә. Татарстан Президенты ярдәме белән, сыер асраучыларга субсидия бирелә. Елга битләрендәге, кырлардагы җирләр, көтүлекләр өчен дип, авыл советы балансында махсус калдырылды. Сыер арканлаган өчен штрафка тарталар икән, монда конкрет тикшерергә, барысын да урынга барып ачыкларга кирәк. Чөнки халык көтүне төрле урында йөртергә мөмкин, ә документта ул җир кишәрлегенең башка хуҗаныкы булуы бар, бәхәсле сорау. Көтүлекнең табигатькә зыян китерүе турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Киресенчә, бер чиләк тирес таба алмыйча йөри бит кеше. Үзем дә быел яз башында Биектаудан бер машина тирес сатып алдым. Норма буенча 1 гектар җиргә 10 тонна черемә тиеш. Ә авылларда сыерлар кими бара. Татарстанда шәхси хуҗалыкларда барлыгы 110 мең сыер исәпләнә. 100 кешегә бары 28 сыер туры килә. Авылга кайтсаң, ишегалды биек үлән, янгын вакытында да коры үлән тиз яна, куркыныч. Сыер, кәҗәсе булса, бу үлән булмас иде, мөгаен. Көтүләр табигать өчен файдалы гына.


Евгений Иванов, Россельхознадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары:
– Гадәттә, һәр авылда элек-электән килгән көтүлек урыннары була. Җирле үзидарә көтүлек урыннарын билгели. Сыер урамда йөргән өчен йә кеше бакчасына кергәнгә, аны тиешсез урында арканлаганга, безнең идарә штраф сала алмый, законда андый маддә юк. Кешедән шикаять килсә, бу мәсьәләне җирле үзидарә органнары хәл итә. Алар тиешле җәзасын күрергә хокуклы. Россельхознадзор бары сыерларның тору урыннары санитария таләпләренә җавап бирмәгәндә, малны ветеринарларга күрсәтмәгәндә, тиешле вакциналар ясатмаганда гына хуҗаны административ җаваплылыкка тарта ала.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading