Шәһри Казан

Авыл халкына нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

Авылда терлек алучыларга терлегеңә тоткан чыгымнары өчен субсидия бирелә. Ә аны башка төбәктән кайтарткан очракта, аның башына 30 мең сум акча тәтеячәк.

Министрлар Кабинетында узган брифингта авылда яшәүчеләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Терлек асраучыларга  

Иң нәтиҗәле эшли торган программалар турында сөйләгәндә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда терлек асрау – шөгыль ягыннан да, керем ягыннан да иң уңышлысы дип санавын әйтте.  
 
– Авылда эш юк, дигән сүзгә мин күңелем белән риза түгел. Авылда терлек асрап, яшәп була әле. Дөрес, бәлки ул бик гади, соры хезмәттер, тирән канәгатьләнү дә бирмидер, әмма яшәү өчен чыганак кирәк икән, керем булдыру өчен шөгыль ягыннан караганда, иң җайлы ысул – мал тоту. Авылда төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнергә дә, төрле хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә, сәнәгать материаллары җитештерү белән дә акча эшләргә мөмкин, – диде министр.

Марат Әхмәтов авыл кешесенә күрсәтелә торган ярдәмнәрне дә искә төшереп узды.
– Без фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрү, гаилә фермерлары, микрофермалар программасы бар дип әйттек. Инде терлек алам дисең икән, ул терлегеңә тоткан чыгымнарга субсидия бирелә. Әгәр, мәсәлән, терлекне башка төбәктән кайтарткан очракта, аның башына 30 мең сум акча бирәбез. Шулай ук бу терлеккә хезмәт күрсәтүгә тотыла торган чыгымнарга (каплату, ветеринария хезмәтләре өчен) да субсидия каралган. Шушы максатта аз гына киңәергә теләгән хуҗалык бар икән, шушы ярдәмне күрсәтәбез. Аңа башлангыч капитал белән булышырга әзербез, – диде.
   
Шулай да министр киләчәктә авылда хезмәт көченең кимүе турында да әйтте, чөнки аның әйтүенчә, эре предприятиеләр елдан-ел куәтлерәк техника алырга тырышалар.

Реклама

– Элек өч кеше эшләгән эшне хәзер бер кеше эшли дә, аңа хезмәт хакы күбрәк түләнә. Безнең бит иң зур проблемаларыбызның берсе – хезмәт хакының аз булуы. Эшкәртү предприятиеләрен дә кертеп, авылда уртача хезмәт хакы – 21 300 сум гына. Ә ул (эшкәртү предприятиеләре) авыл хуҗалыгының 61 процентын гына тәшкил итә. Безнең халык күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларга бакчачылык, җиләк-җимеш, яшелчә белән шөгыльләнү өчен дә программалар игълан итеп карадык, ләкин соңыннан продукцияне урнаштыру белән проблемалар туды. Дөрес, республикада киң мәйданнарда алма бакчалары, җиләк-җимеш мәйданнары тотучы, шуларны кооперативларга берләштерүче хуҗалыклар да бар, әмма нигездә халык терлекчелек белән шөгыльләнә, – диде.

Хуҗалыклардан сатып алына торган сөткә бәя төшү – бүгенге көннең иң актуаль һәм көнүзәк мәсьәләләренең берсе булып кала бирә. Бу мәсьәләгә карата да Марат Әхмәтов үз фикерен белдерде.  
– Россиянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге күбрәк  безне тәнкыйтьли, шулай да проблема бездә генә түгел. Быел коры сөт чамасыз күп кертелү сәбәпле, Россиядәге табигый чималга сорау бик нык кимеде. Кайбер предприятиеләр банкротлыкка чыкты. Без узган елның җәендә генә потенциал инвесторларны табуга ирештек. Ә инде яңа баштан эшли башлаган предприятиеләргә сәүдә үзәкләрендә үз урыннарын тапканчы шактый вакыт кирәк. Озак еллар безнең белән килешү төзегән оешмалар да коры сөткә өстенлек биреп, сөт сатып алудан баш тартты. Һәм, нәтиҗәдә, бәяләр төшә башлады. Хәзер безгә вакыт кирәк. Казан комбинаты буенча бик җитди программа бар. Миллиард сумга инвестиция проекты эшли. Аның нигезендә, комбинатка бер тәүлектә мең тонна сөт эшкәртү бурычы куелды. Алар хәзер сөт кабул итү күләмен көннән-көн арттыра. Җәйгә 400 тонна чимал эшкәртү планлаштыралар. Ә 2019 елга мең тоннага җиткерү ниятләнелә. Шушы ук программа Мамадыш, Чаллы, Бөгелмә комбинатлары буенча да эшли, – диде ул.  

Конкрет чараларга килгәндә, министр Татарстан Президентының язгы кыр эшләренә өстәмә рәвештә миллиард сум бүлеп бирүен, шулай ук сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга биреләчәк субсидияләр турында да әйтеп узды.  

– Башка елларны без бу төр ярдәмне август аенда бирә торган идек, быел, шушы вазгыятьне күз уңында тотып, субсидияләрне февральдә үк бирергә булдык, – диде министр. – Федераль министрлык җитәкчелеге ни өчен шулай килеп чыкты, дигән сорау турында уйланып, анализ ясар, дип уйлыйм. Ни өчен илгә шуның кадәрле коры сөт кертелде? Әле кайчан гына Россиядә елына 6-7 миллион тонна сөт җитми иде һәм кинәт табигый чимал кирәксезгә әйләнде. Белгечләр төркеме бу мәсьәләдә эшли башлады инде.

Министр шулай ук 1 июльдән кертеләчәк электрон сертификация дә бу проблемаларның уңай якка чишелешенә берникадәр ярдәм итәчәгенә өметен белдерде. Ләкин бу 2018 елны ниндидер үзебезнең чаралар ярдәмендә ерып чыгарга туры киләчәген дә яшермәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 февраль 2018 - 20:45
    Без имени
    Авылнын 21 мен ала торган бер кешесен зинхар курсетегез элеее