16+

«Авыл хуҗалыгы министры «уңайсыз» кеше ул, чөнки аңа гел һәм күп кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл уңганнарын бәйрәмнәре белән котлап, аларга республика үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

«Авыл хуҗалыгы министры «уңайсыз» кеше ул, чөнки аңа гел һәм күп кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл уңганнарын бәйрәмнәре белән котлап, аларга республика үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында авыл уңганнарын хөрмәтләделәр. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган тантаналы чарага тармак ветераннары, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе вәкилләре, район башлыклары, авыл җирләреннән иң тырыш һәм булдыклы хезмәткәрләр җыелган иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл уңганнарын бәйрәмнәре белән котлап, аларга республика үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Аның сүзләренчә, республиканың агросәнәгать комплексы – икътисадның үсеш алган тармагы.

– Аңа актив рәвештә инвестицияләр җәлеп ителә. Терлекчелек объектларын, элеваторлар, теплицалар төзү һәм булганнарын яңартуга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 15 млрд сумны тәшкил итә. Кече хуҗалыкларны үстерүгә дә игътибар зур. Республикада 450 мең шәхси хуҗалык исәпләнә,  авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценты аларга туры килә. Татарстанда барысы 4600 фермер хуҗалыгы, 1200 гаилә фермасы эшли. Экологик һәм хәләл продукция җитештерү дә актив үсә.

72 предприятие продукциясен хәләл тамгасы белән җитештерә, күбесе продуктларын чит илләргә чыгара. Бүген авыл хуҗалыгы – югары технологияле тармак. Заманча яңа казанышларны дөрес куллану сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен арттырырга һәм эшкәртергә булыша. Авыл хуҗалыгы тулаем төбәк продуктының 10 процентын формалаштыра. Тулаем продукт күләме буенча республика ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Ә Идел буе федераль округында ул беренче урында, – диде Президент.
Соңыннан уңган хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. 20 елдан артык авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкарган, хәзер Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары булып сайланган Марат Әхмәтов Александр Невский орденына лаек булды. Марат Әхмәтов беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевка һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

– Авыл хуҗалыгы министры “уңайсыз” кеше ул, чөнки аңа гел һәм күп кирәк. Кайчак туйдыра да, шуңа күрә сабыр булганыгыз өчен икегезгә дә зур рәхмәт. Мин эшләп бетерә алмаган эшләрне яңа команда эшләр инде. Без кулдан килгәнен эшләргә тырыштык. Киңәшләрем кирәк булса, булышырга әзермен, – диде Марат Әхмәтов.

Тантаналы чарага авыл хезмәтчәннәре дә чакырылган иде. Тәтеш районының Олы Тормы авылыннан килгән Флера Әхмәтова 34 ел сыер сава. Мәктәпне тәмамлагач та фермага эшкә барган. Әнисе дә гомер буе сыер сауган. Ире дә колхозда тракторчы булып эшләгән.

– Мондый матур бәйрәмгә чакырганнарына рәхмәт. Елның һәр көнен эшләп үткәрәбез, бүген менә бәйрәм уңаеннан ял итәргә килдек, – ди ул.
Арча районының Шекә авылыннан килгән Әлтәф Габдрахманов 42 ел механизатор булып эшләгән.

– 35 ел “ДТ-75” тракторын йөрттем. Берничә ел Американың заманча техникасында эшләдем. Хәзер лаеклы ялда. Хатын да гомер буе сыер сауды. Икебез бергә оныкларны карашабыз. Улыбыз авылда калды, трактор, комбайн йөртә. Хатыны фермада эшли. Бер оныгыбыз авыл хуҗалыгы техникумының соңгы курсында укый. Армиягә барып кайткач, авылга кайтып эшләр дип ышанып торабыз, – ди ул.


Татарстанда бөртекле культуралардан 4 миллион 250 мең тонна уңыш җыеп алынган. Тукай районы быелгы урып-җыю кампаниясе лидеры дип табылды, анда ашлыкның тулаем җыемы – 175 мең тонна, уңыш гектарыннан уртача 40,4 центнер тәшкил иткән. Бер гектардан җыелган ашлык күләме буенча (40,2 центнер) Мамадыш районы — икенче урында. Биредә 135 мең тонна ашлык суктырылган. Зәй һәм Актаныш районнарының да (гектарыннан – 40 центнер) күрсәткечләре югары.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading