16+

Авылда яшәүчеләргә торак шартларын ничек яхшыртырга?

«Россиядә тиңе булмаган, башка төбәкләр хыяллана да алмаган программа». Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, социаль ипотека программасының үтәлеше турында сөйләгәндә, авыл ипотекасын шулай дип атаган иде.

Авылда яшәүчеләргә торак шартларын ничек яхшыртырга?

«Россиядә тиңе булмаган, башка төбәкләр хыяллана да алмаган программа». Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, социаль ипотека программасының үтәлеше турында сөйләгәндә, авыл ипотекасын шулай дип атаган иде.

Бу хактагы язма газетабызда басылганнан соң, редакциягә шалтыратулар, авыл ипотекасы белән кызыксынучылар шактый булды. Баксаң, авылда яшәүчеләргә торак шартларын яхшырту өчен берничә программа гамәлдә икән. Аларның һәрберсенә аерым тукталыйк.

Социаль ипотека

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Яруллиннар гаиләсе өч елдан артык социаль ипотека программасы буенча фатир алырга чират көтә.

– Теркәлү урыны буенча без Яшел Үзән шәһәрендә фатирга өмет итә алабыз. Шуңа да, программа нигезендә, район үзәгеннән торак алырга телибез. Мин үзем бюджет өлкәсендә эшлим. Социаль ипотека программасының отышлы ягы – һәр туган балага 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелүдә дип саныйм. Шулай ук икенче балага ана капиталын да беренчел кертем итеп салырга була. Фатирны озаграк көтәргә туры килә анысы. Фатирлы булырга теләүчеләр күп, йортлар чикләнгән күләмдә салына, – ди Яруллиннар гаиләсе.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр социаль ипотека программасы буенча барлыгы 10 меңнән артык фатир куллануга тапшырылган. Бүген республикада социаль ипотека программасы буенча сигез меңнән артык кеше фатир алырга чиратта тора.

Кемгә тиеш?

Социаль ипотека программасы буенча чиратка басар өчен, гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Шулай ук бюджет өлкәсендә эшләү дә кирәк. Дөрес, торак фонды белән хезмәттәшлек иткән предприятие хезмәткәрләре дә программада катнаша ала. Документларны теркәлү урыны буенча район хакимиятенә тапшырганнан соң, махсус комиссия карар чыгыра. Гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылса, ул социаль ипотека программасына чиратка бастырыла, фонд белән гариза тапшыручы арасында килешү төзелә, гаиләгә махсус номер билгеләнә.

Чиратка басып, килешү шартнамәсе төзелгәннән соң, гаилә ай саен исәп счетына торак базарындагы бер квадрат метрның уртача бәясенең 11 процентын тәшкил иткән сумманы салып барырга тиеш. Бу сумма бүген 4034 сумны тәшкил итә. Ипотеканың еллык ставкасы – җиде процент. Фатир бәясен 25 елга кадәр түләргә мөмкин. Гаиләдә һәр туган балага 200 мең сум ташлама каралган. Фатир уйнату конкурсында катнашу өчен, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең исәп счетына үзләре сайлаган торак суммасының 10 проценты күләмендә беренчел кертем салынган булуы шарт.

Дөрес, соңгы елларда социаль ипотека программасы авыл җирендә бик актуаль түгел, әлеге программа буенча күбрәк район үзәкләрендә, шәһәрдә фатирлар салына. Йортлар салу өчен җиргә кытлык булу, подрядчы оешмалар белән бәйле мәсьәләләр кайбер тоткарлыклар китереп чыгара.

Арендалы торак

Дәүләт торак фонды аша гамәлгә ашырыла торган тагын бер программа – арендалы торак. Былтыр бу программа буенча республикада 16 торак йорт сафка баскан. Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин әйтүенчә, арендалы торак буенча районнарда аерым йортлар төзелә. «Алар бар яктан да җитеш, җиһазландырылган, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган булырга тиеш. Бу фатирларны сатып алып булмый, аларда вакытлыча яшәргә генә мөмкин», – ди Мидхәт Шәрифуллин. Арендалы торакта яшәүче кеше коммуналь хезмәтләргә һәм ай саен аренда бәясен түләп барырга тиеш. Бәяләр төрле җирдә төрлечә. Әйтик, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә бер квадрат метр өчен – 140 сум, республика районнарында 50-70 сум түләп барырга туры килә. Арендалы торак программасы буенча быел Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Саба, Чирмешән районнарында барлыгы 165 торак куллануга тапшырырга җыеналар.

Кемгә тиеш?

Бу программада күбесенчә торыр урыны булмаган, читтән җәлеп ителгән белгечләр катнаша. Мәсәлән, Югары Ослан районының ике авылында читтән килгән бер укытучыны, табибны арендалы торак буенча салынган йортка урнаштырганнар. 2016 елда район үзәгендә 12 фатирга исәпләнгән арендалы йорт салынган. Анда укытучылар, табиблар, хөкемдарлар яши. Аида Халикова да шул йорттан. Ул «Яшь туристлар станциясе» өстәмә белем бирү учреждениесен җитәкли.

– Мин үзем Казаннан. Югары Ослан егетенә кияүгә чыктым. Аннары биредә яши башладык. Бюджет өлкәсенә эшкә урнаштым. Безгә арендалы торактан ике бүлмәле фатир бирделәр. Ел саен торак өчен килешү төзибез. Районда эшләгән вакытта бу фатирда яшәргә хакыбыз бар. Читтән килгән белгечләрне торак белән тәэмин итүләре сөендерә. Ай саен аренда өчен 2800 сум түләп барам, – ди Аида.

Авыл территорияләрен үстерү программасы

Бу программа 2006 елдан бирле республиканың 43 районында эшли. Төрле елларда төрле исем белән аталса да, максаты бер: авыл җирендә яшәүче белгечләрнең, яшь хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту. «2020 елга кадәр исәпләнгән 2014-2017 елда авыл территориясен үстерү» программасы Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша гамәлгә ашырыла.

Раил Зарипов Әтнә районының Бәрәзә авылында яши. Тумышы белән Казанныкы булса да, авылга кайтып төпләнергә булган. Ленин хуҗалыгында мал табибы булып эшли.

– Дәүләт программасы буенча, авыл җирендә эшләгән яшь белгечләргә, йорт салганда, ярдәм каралган. Мин дә бу ташламадан файдаландым. Дәүләттән 529 мең субсидия сум бүлеп бирелде. Ленин хуҗалыгы башлыгы Илгиз Хәйруллин яшьләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Миңа да нык булышты, йортны салганда, техника белән тәэмин итте, процентсыз акчалар да биреп торды. Хәзер эшләр җайланды, мондый программалар яңа гаилә корганнар өчен аеруча да файдалы. Эшемнән канәгать, үзем дә мал-туарны күп асрыйм, – ди Раил.

Кемгә тиеш?

Программада авылны үстерү өчен тырышкан махсус белгечләр катнаша ала: алар – авыл хуҗалыгындагы 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, инженерлар, агрономнар, шулай ук социаль өлкәдә эшләүчеләр: укытучылар, шәфкать туташлары да булырга мөмкин.

Төп шартлар: торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу, авылда яшәү һәм торак суммасының 30 проценты күләмендә кертем булу. Район башкарма комитетлары ел саен әлеге программада катнашырга теләүчеләр исемлеген җыеп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юллый. Аның нигезендә киләсе елга программа өчен финанс мөмкинлекләре билгеләнә.

Әйтик, бу елга программа өчен 333,36 миллион сум акча каралган, дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат үзәгендә. 2006 елдан бирле, әлеге программа нигезендә, 10 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырта алган.

Программада катнашучылар әзер торак сатып алырга да хаклы, шулай ук үзләре дә шәхси йорт төзергә мөмкиннәр. Норматив буенча тиешле торак бәясенең 70 процентын дәүләт түли. Әлеге норматив бер кешегә 18 квадрат метрдан исәпләнә. Әйтик, гаиләдә өч кеше икән, 18*3= 54 квадрат метр тиеш. Башта акчаның бер өлеше йортны торгызу, нигезен төзү өчен бирелә, аннары түбәсен ябу, эчке эшләр өчен күчерелә. Һәр төзелеш материалы, йортка тотылган чыгымнар өчен хисап тотарга кирәк. Кеше йортта яши башлагач, аны үзенеке итеп рәсмиләштерсә дә, торак биш елга обременение шарты белән бирелә. Биш ел дәвамында гаилә бу йортны сата да, алыштыра да, бүләк тә итә алмый. Биш ел дәвамында авыл җирендә эшләү дә мәҗбүри. Обременениедән төшергәннән соң гына йортны сатарга рөхсәт ителә, ләкин бу очракта авылдан күченеп киткән белгеч башка беркайчан да дәүләт тәкъдим иткән ташламалы программалардан файдалана алмый.

– Кулларын кесәсенә тыгып, трай тибеп беркайда да эшләмәгән кешегә авылда яшәгән өчен генә дәүләт йорт салып бирә диючеләр ялгыша, авыл җирендә тораклы булыр өчен тырышырга кирәк, – ди Мидхәт Шәрифуллин.

Йорт салу чутлыйсы да мүклисе генә түгел шул...

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    рэсемегездэ тэртип юк: агач эйлэрне бик якын тезергэ ярамый, СНИП кагыйдэлэре буенча, 2 тезучелэр саклану кагидэлэрне бозалар

    Мөһим

    loading